ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2013 ел
җомга
2013 елның 27 сентябрендә медсанчастьтә ветераннарны Өлкәннәр көненә багышланган тантаналы тәбрикләү булды. Өлкән кешеләр алдында баш ию һәм хөрмәтләү көне алдыннан Медсанчастьнең баш табибы исеменнән медицина хезмәтен күрсәтү буенча баш табибның урынбасары Харисов Ринат Рафаил улы тәбрик итте.

26
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казанга чит ил кунаклары – Нидерландиядән делегация килде. Визитның максаты Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау системасы белән танышу. Сәламәтлек саклау министрлыгында бу өлкәнең система структурасы белән ТР сәламәтлк саклау министырының беренче урынбасары С.А.Осипов таныштырды.

Шимбә көнне 28 сентябрьдә 10 сәг.40 мин. «Сәламәтлек» программасын   «Россия 1 Татарстан» телеканалында карагыз. Программаның төп темасы сөт бизе яман шешен профилактикалауга багышлана. Профилактикалау, диагностикалау һәм үз-үзең сөт бизен тикшерү алымнары турында табиб-онкологлар сөйләячәкләр.

Ни өчен диспансерлаштыруны вакытында узу шул хәтле мөһим?

25
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
«Татмедиа»да журналистлар өчен өлкән халыкны диспансерлаштыру мәсьәләләре буенча пресс-конференция узды. Конференциядә чыгыш ясадылар: ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары – Осипов С.А., РКДҮнең генераль директор урынбасары, Республика баш тамыр үзәгенең җитәкчесе – Хәсәнова Д.Р., «ТР ССМ Республика клиника онкология диспансеры» ДАССО баш табибы, ТР ССМ баш онкологы – Хәсәнов Р.Ш., «Республика медицина профилактика үзәге» ДАССО баш табибы - Садыкова Р.С.

Бүген Казанның әйдәүче хосусый дәвалау оешмаларының берсенә – Нуриевлар Клиникасына –Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казанның мэры Илсур Метшин һәм ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин килделәр.

Хөрмәтле кунаклар Нуриевлар Клиникасына дәвалау оешмасының 10-еллык көнендә бардылар. Татарстан Перзидентына репродуктив сәламәтлек өлкәсендә клиника эше нәтиҗәләрен, клиниканың җиһазларын күрсәттеләр. Кунакларга кайда «пробиркада» гомер туа, шул урынны күрсәттеләр һәм аталандыруның уникаль барышы белән таныштырдылар.

Нагорный поселогында медицина каравын уздыру

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин һәм Казанның мэры И.Р. Метшин катнашуында Казанның Совет районы Нагорный поселогында амбулаторияне 12 сентябрьдә тантаналы ачудан соң олы яшьтәге торучылар өчен акция узды. Акция республика җитәкчеләренең халык белән очрашуыннан соң булды. Очрашуда халыкны консультатив кабул итүне участок хезмәте белән генә түгел, ә тар белгечләр белән гамәлгә ашырырга дип теләк белдерелде.

Нижнекамскта шәһәр тарихында иң олы масштаблы булган “Яшел дулкын” экология акциясе башланды. 16 сентябрьдән һәм көз ахырына кадәр шәһәрдә 16 149 агач утыртылачак.

24
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
2013 елның 25сентябрендә Казанда «Европа һәм Россия: Үсеш векторы. Гармонияләштерү» Халыкара форумы үтәчәк.
Түбəн Камада гриппка каршы прививка ясау эше башланды. Шәһәргә «Гриппол» вакцинасының беренче партиясе килде. Гриппка каршы вакциналау барысы 71 мең кешегә кирәк, беренче партиядә 23 мең вакцина килде.
Бу елда Россия Хөкүмәте илдә эре масштаблы акция башлады - РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы белән берлектә бөтен субъектларда зурларның билгеле бер төркемнәрен диспансерлаштыру оештырылды. Безнең республикада бу процесс шушы елның май аенда җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International