Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.
2013 елның 2–6 сентябрендә Татарстан Республикасында кан һәм кан компонентларының донорлары саны 955 кеше тәшкил итте, шул санда беренчел – 203 кеше, кабаттан баручылар – 752 кеше. Күрсәтелгән периодта донациялар саны 955 литр тәшкил итте, шул санда түләүсез нигездә – 955 литр.
4 сентябрьдә Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Департаменты директоры И. Г. Никитин барды. Дәвалау оешмасына барганда кунакны ТР сәламәтлек саклау министр урынбасары Р.С.Җәләлетдинов һәм хастаханәнең баш табибы М.Н. Садыков озатып бардылар.
Бүген Казанга РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының махсуслаштырылган медицина ярдәме һәм медицина реабилитацияләү департаменты директоры – Никитин Игорь Геннадий улы килде.
Кунак Сәламәтлек саклау министры беренче урынбасары А.Ю. Вафин озатып баруында Республика клиник хастаханәсенә килде. Монда РКХның баш табиб урынбасары М.М.Миңнуллин катнашуында ул кабул итү-диагностика бүлегенең ашыгыч пациентларны кабул итү буенча эше белән танышты.2013 елның 5–7 сентябрьләрендә Казанда «Балалардагы һәм өлкән кешеләрдәге оча-бот буынының авыруларын һәм җәрәхәтләнүләрен диагностикалау һәм дәвалау мәсьәләләре» дигән темасына халыкара катнашуы белән фәнни-практик конференция узачак. Конференция Фәтих Әмирхан пр., 1нче йорт адресында, «Казан ривьера» кунакханәсендә узачак. Конференция 10 сәгатьтә башлана. Катнашучыларны теркәү 9 сәгатьтә.