ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
Безнең тиз үсеш алучы гасырда төрле өлкәләрдә казанышлар һәм эшләп чыгарган әйберләр белән беррәттән, кызганычка каршы, техноген һәлакәтләр, табигый «сюрпризлар» һәм башкалар булалар. Гадәттән тыш ситуацияләрдә ярдәм күрсәтергә әзер булуда зур урын оешмаларда да, уку йортларында да санитария дружиналарына бирелә.
Бүген Казанда Дерматовенерологлар һәм косметологларның V Бөтенроссия конгрессы үз эшен башлады. Конгресста Россия Федерациясе регионнарының тире- венерология диспансерлары җитәкчеләре, дерматовенерология кафедралары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, эшләүче табиблар-дерматовенерологлар катнашалар.
2013 елның 16 сентябрендә Чирмешән районы Өске Каменка авылында район җитәкчеләре катнашуында модульле ФАПның тантаналы ачылуы булды.

16
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика клиника онкологик диспансеры бар теләгән кешеләрне, пациентларны һәм аларның кардәшләрен, үз сәламәтлегенә һәм якыннары сәламәтлегенә битараф булмаганнарны «Күкрәк бизе яман шеше. Профилактика, дәвалау һәм терелү» темасына булган «Пациентлар мәктәбе»нә килергә чакыра.
Кама балалар медицина үзәгенә офтальмологик профильле яңа җайланмалар китерелде. Бу күрү органнары функцияләренең бозылуларын тикшерү өчен 7 яңа аппарат. Стационарда дәваланучы балалар шушы җайланмаларда тикшерү үтә.

Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

2013 елның 9–13 сентябрендә Татарстан Республикасында кан һәм кан компонентларының донорлары саны 1045 кеше тәшкил итте, шул санда беренчел – 293 кеше, кабаттан баручылар – 752 кеше.

15
сентябрь, 2013 ел
якшәмбе
Бүген, 15 сентябрьдә үткәрелүче Иран һәм Татарстанның Дуслыклары атнасында катнашу белән бәйле, ТР Сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин Иран Парламенты депутаты м.ф.д., Шахла Байат ханым җитәкчелегендәге иран делегациясе белән очрашты.

13
сентябрь, 2013 ел
җомга
Җәй-2013 Казанда Дөньякүләм универсиада үткәрелү белән бәйле зур тәэсир итү, эмоцияләр һәм дулкынлану бүләк итте. Тышта көз, ә «Татнефть» ААҖ спорткомплексында кеше күп, шау-шу һәм күңелле. ӘМР сәламәтлек саклау медицина оешмалары арасында үткәрелүче 10-нчы юбилейлы «Сәламәтлек» Спартакиадасы ачылуына хөрмәтле кунаклар, катнашучылар, уңыш теләүчеләр, баш табиблар, ММЧ вәкилләре, Әлмәт медицина колледжы студентлары җыелдылар.

Бүген, 2013 елның 13 сентябрендә, «2012-2016 елларда Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» республика максатлы программасы кысаларында Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Шәрип авылында яңа фельдшер-акушер пункты ишекләрен ачып җибәрде. Ачылу церемониясендә Актаныш муниципаль районы башлыгы Ф.М. Камаев, Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары И.Ш.Бариев, Актаныш муниципаль районы башлыгының иҗтимагый сораулар буенча урынбасары Л.Я. Шәмсунова, Актаныш ҮРХ баш табибы А.Р. Хәев катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International