ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2022 ел
җомга

26 мартта календарьда "Шәмәхә көн" дип билгеләнә. Бу ел саен уздырыла торган халыкара чара, аның максаты – хроник неврологик авыру - эпилепсия турында хәбәрдарлыкны арттыру.

Менделеевск районының Актазики авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды. Тантанада район җитәкчесе Радмир Беляев, «Менделеевск РҮХ» ДАССУ баш табибы Оксана Бахматова, авыл халкы катнашты.

«Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастендә йөрәк-кан тамырлары авыруларын беренчел һәм икенчел профилактикалау мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Табиблар белән тәҗрибә уртаклашырга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгеч - кардиологы, м.ф. к. Зөлфия Ким килде.

Алексеевск районында ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев һәм Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов катнашында йомгаклау медицина советы узды.

Утырышта 2021 елга йомгак ясалды һәм 2022 елга бурычлар куелды. Киңәшмә эшендә район башлыгы урынбасары Надежда Попкова һәм Метрология һәм техник контроль, хезмәтне саклау идарәсе башлыгы Фәнис Исхаков катнашты.

Урыссу РҮХдә Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин катнашында йомгаклау медицина советы булды.


31
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Югары Осланда табиблык амбулаториясенең балалар поликлиникасы бүлеге модульле технология буенча төзелгән. 7 февральдән башлап табиблар яңа бинада пациентларны кабул итә.

Лаеш районының Рождествено авылында табиблык амбулаториясенә капиталь ремонт ясалды. 1972 елда төзелгән бинада барлык инженерлык коммуникацияләре – җылылык, су һәм электр белән тәэмин итү челтәрләре, вентиляция, янгын сигнализациясе һәм хәбәр итү системалары тулысынча алмаштырылган.

Казанда  “Илкүләм проектлар: Татарстан 2021” республика фотоконкурсына йомгак ясалды. Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенең фотографы Диләрә Эстринаның эше «Туры караш» номинациясендә иң яхшысы дип танылды.

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә «Гадәттән тыш хәлләрдә зыян күрүчеләрне күпләп кабул итү» дигән темага команда-штаб өйрәнүләре узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International