Алабугада «Үлем белән кайда сәүдә итүләре турында хәбәр ит» Бөтенроссия акциясенең беренче этабы тәмамланды. Акциядә 389 кеше катнашты.
Ютазы районының 20 кешесе агымдагы елда Холтер мониторингын узды. Бу диагностиканың нәтиҗәле методы - йөрәк эшчәнлеген 1 тәүлек дәвамында күзәтергә мөмкинлек бирә.
Татарстанның Республика клиник хастаханәсенә бер атна эчендә бозда таеп, имгәнгән 41 кеше мөрәҗәгать итте. Тагын икесе зыян күрде.
Яшел Үзән район үзәк хастаханәсендә медицина советы узды. 2021 елда Яшел Үзән районының сәламәтлек саклау эшчәнлегенең йомгаклары һәм 2022 елга бурычлар турында Яшел Үзән РҮХнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Эльмир Гатин сөйләде.
Гериатрия кабинетлары, паллиатив ярдәм күрсәтү һәм районнан өлкәннәрне Түбән Кама шәһәр хастаханәләренә хастаханәләренә китерү турында Ветераннар советы утырышында сөйләштеләр.
Түбән Кама тире-венерология диспансеры 2021 ел эшчәнлегенә йомгак ясады. Диспансерның баш табибы Александр Карпов үз докладында билгеләп үткәнчә, тире патологияләре белән дә, җенси юл белән дә күчә торган авырулар белән авыручылар саны 10,4% ка кимегән.
3 апрельдә, Казанда, Кабан күле яры буенда, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янында «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясе узачак. Ул Бөтендөнья сәламәтлек көненә туры китерелгән һәм «Планета сәламәтлеге - безнең сәламәтлек» дигән девиз астында узачак.
Яр Чаллы шәһәрендә «Сәламәтлек-2022» медицина хезмәткәрләре Спартакиадасы чикләрендә хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды. Җиңүче кубогы өчен шәһәрнең сәламәтлек саклау оешмаларыннан 7 команда көч сынашты.
Яр Чаллының 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсендә 2021 елга йомгак ясадылар. Йомгаклау медсоветында шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Яр Чаллы оешмасы рәисе Любовь Ховрычева катнашты.
27 мартта Әсхәт Гыйнияатулла улы Гыйниатуллинга 100 яшь тулды. Отставкадагы медицина хезмәте майоры, медицина фәннәре кандидаты, ТАССРның атказанган табибы, Бөек Ватан сугышы ветераны бүгенге көндә Казанда яши.