ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 2 мартыннан башлап «Тәтеш район үзк хастаханәсе» ДАССУ баш табибы итеп Савельев Илья Вячеславович билгеләнде. Тиешле боерыкны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков имзалады.

ТР Югары һәм урта махсус уку йортлары педагоглары өчен "Онкологик авыруларны беренчел һәм икенчел профилактика нигезләре" дигән онлайн-лекция булды, ул Республика клиник онкология диспансеры белән бергә иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге тарафыннан оештырылды.

Түбән Кама Үзәк район күп профильле хастаханәдә медицина советы узды. Медицина учреждениесенең 2021 ел эш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары турында ТКҮРКХнең баш табибы Марс Мостафин сөйләде.


1
март, 2022 ел
сишәмбе

1 март көнне «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында Яр Чаллы шәһәренең Медицина хезмәткәрләре арасында йөзү буенча турнир узды. Спорт чарасы «Сәламәтлек-2022» Спартакиадасы кысаларында оештырылды.
 

Февраль башында Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәнең тату коллективы яшь кадрларга тулыланды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа перинаталь үзәк нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты. Медучреждение 7-нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең бала табу йорты нигезендә урнашачак.

Менделеевскида тантаналы рәвештә капиталь төзекләндерүдән соң балалар поликлиникасы бинасы ачылды. Әлеге әһәмиятле вакыйга белән яшь пациентларны  ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев һәм район җитәкчесе Радмир Беляев котлады.

Менделеевск районында киңәйтелгән медицина киңәшмәсе узды. Очрашуда ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев һәм район җитәкчесе Радмир Беляев катнашты.


28
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Узган елның август аеннан башлап «Алабуга РҮХ» ДАССУда компьютер томографында 8287 тикшерү үткәрелгән. Әлеге аппаратның мөмкинлекләре рентгенология бүлеге белгечләре тарафыннан актив кулланыла.

Республика сәламәтлек һәм медпрофилактика үзәгенең спорт медицинасы бүлеге мөдире Нияз Бикчурин Казан олимпия резервы училищесында "Спорт белән шөгыльләнүче затларда бәйлелек формалашуның үзенчәлекләре" турында лекция укыды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International