ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Ике яшь белгеч Буа район үзәк хастаханәгә быел эшләргә килгән. Бу - Буада яшәүче, клиник ординатураны тәмамлаган невролог һәм Ульяновск дәүләт университетын тәмамлаган педиатр.


9
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

14 ноябрьгә кадәр «Пусть всегда будет Солнце!» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар рәсем конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Хәйрия акциясе Татарстанда «Комсомольская правда» газетасы вәкиллеге тарафыннан мәдәни инициативаларның Президент фонды ярдәмендә үткәрелә.

Сарман Үзәк район хастаханәдә сырхауханәне капиталь ремонтлау төгәлләнеп килә. Ремонт эшләре Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча гамәлгә ашырыла. Бу максатларга федераль казнадан 86,6 млн сум бүлеп бирелгән.

Яр Чаллы шәһәре Кама балалар медицина үзәгендә «Көзге каникуллар» акциясе узды. Оештыручылар - ЮХИДИ хезмәткәрләре - автокресло һәм люлька күп балалы Сорокиннар гаиләсенә бүләк итте.

Актаныш районының Иске Җияш авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Объект «ТР халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» республика программасы буенча төзелгән.


8
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы башкарма хакимият органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый тикшерү проектында катнаша.

Бүген табиб-рентгенологлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

8 ноябрьдә Россиядә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы үз көченә керде, аның нигезендә гражданнар  Россиядә коронавирустан вакцинация һәм кешенең әлеге чирне кичерүен раслаган яңа сертификат алырга мөмкин.

Коронавируска каршы вакцинациядән соң алынган QR-кодларның гамәлдә булу вакыты элеккечә кала. Бу хакта Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы хәбәр итте.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International