ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

ФАП фельдшерлары һәм участок терапевтлары өчен авыл халкына диагностика һәм ярдәм күрсәтү курсын Казан дәүләт медицина университеты һәм Казан база медицина көллияте гамәлгә ашыра.

23-24 октябрьдә Казанда Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган «Офтальмологиядә яңа технологияләр-2020» фәнни-гамәли конференциясе узды.


23
октябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында 2021 елга ведомство максатларын һәм бурычларын гаммәви формалаштыру турында фикер алыштылар

Республика клиник онкология диспансерына ике яңа мобиль маммограф китерелде. Маммография комплексларын күчереп йөртү мөмкинлеге нәтиҗәсендә маммографлары булмаган районнарда, шулай ук хезмәткәрләрне җитештерүдән аерылмыйча, эре предприятиеләрдә хатын-кызларга тикшерүләр үткәрергә була.

Пандемиягә карамастан, 2020 елда Республика клиник хастаханә табиблары 39 трансплантация ясады

Татарстанга гриппка каршы вакцинаның икенче партиясе 337 490 доза Совигрипп препараты кайтты. Вакцина олылар өчен билгеләнгән.

Covid-19 пандемиясе аркасында кайбер кешеләр компьютер томографиясен табиб билгеләмәгән килеш ясата башлаган. КТ үпкәләрдә үзгәрешләрне яхшы күрсәтә, әмма ул инфекцияне ачыкламый. Пациентның авыру симптомнары булып та, компьютер томографиясе үпкәләрдә үзгәрешләр күрсәтми икән, бу аның коронавирус инфекциясе юк дигәнен аңлатмый. Ковид йогышын ачыклау өчен ПЦР-тест һәм аннан башка иммунологик тестлар узарга кирәк.


21
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәнең диагностикалауның һәм дәвалауның рентгенохирургия алымнары бүлеге санитаркасы Ирина Анатольевна Лукоянова госпитальдә инде икенче сменада эшләде.


20
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Яр Чаллының “5нче шәһәр хастаханәсе” ДАССУның йогышлы авырулар бүлегеннән 173 пациент чыгарылды. Йогышлы авырулар госпитале икенче атна эшли. Бу вакыт эчендә 1412 компьютер томографиясе, 800гә якын лаборатория тикшеренүләре үткәрелгән. Йогышлы авырулар бүлегендә хәзер 49 табиб һәм 129 шәфкать туташы, шулай ук кабул итү-диагностика бүлегенең, реанимация һәм нур диагностикасы бүлегенең, лабораториянең табиб һәм шәфкать туташлары эшли. 5нче шәһәр хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә төрле яшьтәге пациентлар дәвалана.

Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсе хирурглары 15 магнит шарчыкларын йоткан 4 яшьлек малайга операция ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International