2019 елның 23 ноябрендә «Чистай ҮРХ» ДАССУ җитәкчелегендә 2020 елның чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру һәм һөнәри юнәлеш бирү планы чикләрендә масштаблы чара оештырылды. Бу көнне Чистай ҮРХнең дәвалау оешмалары буенча Казан дәүләт медицина университетының студентлары өчен баш табиб урынбасарлары һәм сәламәтлек саклау оешмаларының җитәкчеләре таныштыру экскурсиясен уздырдылар.
Республика клиник хастаханәсендә Татарстан Республикасы халкының скрининг тикшеренүләрен оештыруда актуаль мәсьәләләр буенча семинар булды. Семинар урта медицина персоналы өчен оештырылды.
Казан мэры Илсур Метшин Адмиралтия бистәсендә капиталь ремонт ясалган 2нче номерлы Клиник хастаханәсенең 3нче номерлы сырхауханә бүлеген карап чыкты.
«Казан Экспо» ХКҮдә беренче тапкыр «Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән пациентларны амбулатор алып баруның көнүзәк мәсьәләләре» Бөтенроссия конгрессы узды.
2019 елның 21 ноябрендә Казан дәүләт медицина университетында «Казанда профилактик медицина көннәре»н уздыру кысаларында Татарстан Республикасында профпатология хезмәтен оештыруның 60 еллыгына багышланган Республика фәнни-гамәли конференциясе узды.
Казанда «Клиник неврологиянең казанышлары: үзәк һәм периферик нерв системалары авырулары» дигән III Халыкара һәм Россия катнашында неврология форумы уза.
Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне ел саен ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә. Ул Америка онкология җәмгыяте тарафыннан 1977 елда билгеләнгән һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (БССО) ярдәмендә үткәрелә, 2003 елда ул тәмәкегә каршы көрәш буенча Конвенцияне кабул итте. Аңа 180 ил кушылды, шул исәптән Россия дә.
Балалар республика клиник хастаханәсенә «Татарстан Республикасы Балалар сәламәтлек саклавының үсеше, балаларга медицина ярдәмен күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыруны кертеп» региональ проекты һәм «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында яңа җиһазлар китерелде.
2019 елның 14 ноябреннән алып 20 ноябренә кадәр Чистайда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү проблемаларына киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү, ЮТҺ нәтиҗәсендә үлем санын һәм имгәнүләрне киметү, юлда хокук бозуларга каршы тору максатларында чаралар комплексы уздырылды.
Европада кызамык белән авыручылар саны арта, Россиянең һәм Татарстанның кайбер шәһәрләрендә дә очраклар теркәлә.