ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

15-16 ноябрьдә Казанда клиник иммунология һәм аллергология буенча регионара форум узачак. Конференцияне оештыручылар – Россия Аллергологлар һәм клиник иммунологлар ассоциациясе, Россия ФМБАның иммунология институты, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, КДМУ. Форум кысаларында клиник иммунологиянең һәм аллергологиянең дисциплинарара проблемалары турында фикер алышачаклар.  

Түбән Камада яңадан «Сәламәтлек трамвае» линиягә чыкты. Вагон Медицина профилактикасы үзәге һәм ТКҮРКПХ инициативалары буенча барлыкка килде һәм шунда ук Түбән Камада торучыларда кызыксыну уятты. Бүген Медицина профилактикасы үзәгенең хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвеше алып баручы беренче пассажирларга кәнфитләр өләштеләр, шулай ук социаль сораштыру үткәрделәр.


11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 14-15 ноябрендә Казанда Идел буе федераль округы дерматовенерологларының һәм косметологларының фәнни-гамәли конференциясе узачак.

2019 елның 14 ноябрендә Россиянең динамик үсештәге регионнарының берсе булган нефть башкаласы – Әлмәт илебезнең паллиатив медицина профессионалларын җыя. 

Хәзерге вакытта Чистай районында «Чистай ҮРХ» ДАССУнең сырхауханәләрендә өлкән халыкны гриппка каршы иммунизацияләү дәвам итә. 

«Рамбам» (Хайфа, Израиль) клиникаларының гематология хезмәте җитәкчесе, профессор Цили Цукерман Республика клиник хастаханәсенә килеп китте.

ТР ССМ Республика клиник офтальмология хастаханәсендә «Шикәр диабеты вакытында күзләр зарарлану» дигән пациент мәктәбе булды.

2019 елның 14-17 ноябрендә Казан ДМУда «Россия Студентлар отрядлары» Бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының студентлар медицина отрядларының мәктәбе узачак.

Казанда «Аналарны һәм балаларны саклауның көнүзәк мәсьәләләре» дигән IV регионара фәнни-гамәли конференция узды. Конференция чикләрендә сәламәтлек саклауны оештыручылар өчен перинатологиянең көнүзәк мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды.

«Бирмәскә-Алмаска!» Республика яшьләр коррупциягә каршы программасының активистлары ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә Татарстан яшьләренең коррупциягә каршы белемнәрен арттыруны дәвам итәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International