«Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. Медсанчастендә Регионара клиник-диагностика үзәге белгечләре йогышлы эндокардитны һәм персистенцияләнүче фибрилляция белән хордалар аерылышын хирургик дәвалау буенча мастер-класс бирделәр.
Яр Чаллы шәһәренең «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССУ хезмәткәрләре хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча укулар уздылар.
Түбән Кама Үзәк район күп профильле хастаханәсенең Консультатив-диагностик сырхауханәсендә Өченче буын университеты студентлары өчен чираттагы дәресләр узды.
Татарстан «Россия Федерациясендә сәламәтлек мәсьәләләрендә халыкның белемлелеге дәрәҗәсен үлчәүгә, бәяләүгә һәм арттыруга методик алымнар эшләп чыгару 2019-2021» Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының тикшеренү методологиясен үзләштерү өчен сынау регионы булды. Татарстанда моның өчен әзер техник ресурслар һәм кадрлар бар. Сынап караганнан соң тикшеренүләрне РФнең башка субъектларында да таратачаклар.
«ТР ССМ Республика клиник офтальмология хастаханәсе» ДАССУнә Казан офтальмология мәктәбенә нигез салучы, профессор Е.В. Адамюк исеме бирелде.
Быел психолог һәм коуч-тренер Татьяна Владимировна Савельева үзе өчен мөһим булган түгәрәк датаны билгеләп үтә. Менә инде 10 ел ул республикабызның төрле хастаханәләренең медицина персоналы белән психологик тренинглар үткәрә.
Республика клиник хастаханәсенең 1нче номерлы травматология бүлеге мөдире Гамил Гакыйль улы Гарифуллов Мәскәүдә «Өлкән яшьтәге пациентларда сынуларны дәвалау» дигән семинарда катнашты. Докладчылар арасында – Оливер Кеглер, Германия, Нюрнберг шәһ.
5 декабрьдә Казанда «Хәзерге заман инженер системалары. Сәламәтлек архитектурасы (MES-2019)» дигән XIII Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак.
Республика медицина профилактикасы үзәгенең белгечләре күз авырулары – ул күрү анализаторының функциональ һәм органик зарарланулары, шуның аркасында кеше начаррак күрә башлый, шулай ук күзнең өстәмә аппаратының патологияләре, дип билгелиләр.
Татарстан Республикасында 4 ноябрьдән башлап 13 ноябрьгә кадәр күрү органнары авыруларын профилактикалау буенча тематик ункөнлек уза.