Казан ДМУ химия, биология, физика, рус теле предметлары буенча ЕГЭга хәзерләнү буенча ике айлык курсларга кабул итүне игълан итә. Укыту срогы: 10 атна. Интенсивлык: атнага 1 дәрес 1 предмет буенча. Дәресләр 16.00 сәг. башлап 19.15 кадәр уза. 1 предметны өйрәнү бәясе 4 000 сум.
Бүген ТР сәламәтлек саклау министрлыгының фармация идарәсенең медицина техникасы бүлегенең башлыгы Юрий Фомин, Югары Ослан районының социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Вилена Касимова катнашуында Югары Ослан районы үзәк хастаханәсенең йомгаклау медицина советы булды. Төп доклад белән «Югары Ослан РҮХ» ДАССОның баш табибы Ирек Мусин чыгыш ясады.
Бүген Чүпрәле муниципаль районы Советының 43нче утырышы булды. Утырышның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин катнашты. ТР парламенты җитәкчесенең эш визиты Үби саласында ФАПны тантаналы ачудан башланды.
Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 34кә кимеде (авырулар һәм бала табулар исәбенә). Чакырулар саны баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 18гә, көчле миокард инфарктлары буенча – 19га, ЮТҺ буенча – 8гә артты. Чакырулар саны янгыннар буенча – 4кә, бала табулар буенча – 24кә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 69га артты.
Бүген Әлмәт районында, Әлмәт – Сарман а/ю 27 км, ЮТҺ булды.
2 җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күрде, шул санда (зыян кешеләрнең берсе 1998 елда туган бала) ЮТҺ урынында АМЯ килгәнче 4 кеше һәлак булды.
ЮТҺ урынына АМЯнең 2 фельдшер бригадасы чыкты. Бер зыян күргән хатын бик авыр хәлдә һәм бер зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә Әлмәт шәһ. «Татнефть» ААҗнең МСЧнә тапшырылды.
20 февральдә «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССОның2014 елның эш йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар» дигән Хастаханә советының утырышы узды. Хастаханә советының эшендә сәламәтлек саклау министры урынбасары Шишмарева Е.И., «Казан дәүләт медицина академиясе» ӨҺББ ДБББОның проректоры Нюхнин М.А., «Казан дәүләт медицина университеты» ЮҺББ ДБББОның проректоры Шулаев А.В., «Республика медицина профилактикасы үзәгенең» баш табибы Садыйкова Р.С., госпитальнең хезмәткәрләре, КДМУ һәм КДМА оешмаларының җирлегендә эшләгән кафедралар мөдирләре катнаштылар.
ТР төньяк-көнчыгыш һәм Кама алды регионының «Елның хатын-кызы. Елның ир кешесе: хатын-кыз карашы» традицион Республика конкурсының зона туры Алабуга шәһәрендә узды. Анда район конкурсларының җиңүчеләре катнашты. «Минем һөнәрем – минем язмышым» номинациясендә төп бүләкне «Мамадыш РҮХ» ДАССОның сырхауханәсе табибы акушер-гинекологы Миләүшә Вәлиуллина яулап алды.