ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2013 ел
шимбә

25 октябрьдә Сәламәтлек саклау министрлыгында сәламәтлекне саклауның беренчел звеносын камилләштерү мәсьәләләрен: медицина ярдәмен, ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтүне һәм авылда тора торган пациентларны сырхауханәгә җибәрүне, аларны тикшерү һәм белгечләргә җибәрүне, вакытлы җибәрүне һәм клиникаларда авыруларны диагностикалауны, балалар бакчаларында, муниципаль, уку һәм башка оешмаларда профилактика эшләрен уздыруны – чишү буенча очрашу узды. Фикер алышуда Россидән кунаклар санында РМФА академигы, РФ ССМ баш терапевты һәм пульмонологы, профессор А.Г. Чучалин, шулай ук безнең республиканың сәламәтлек саклау әйдәүче белгечләре катнаштылар.


25
октябрь, 2013 ел
җомга

«Сәламәтлек» программасын «Россия 1 Татарстан» телеканалында шимбә көнне 26 октябрьдә 10 сәг.40 мин. карагыз. Глаукома нәрсә белән хәвефле? Бу авыруның билгеләре.  Күрү органнарының бу катлаулы авыруын профилактикалау мөмкин микән? Офтальмолог-табибтан җаваплар. Оптик иллюзияләр нәрсә ул? «Безнең эксперимент» рубрикасында махсус экспериментлар.


24
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

24 октябрьдә Казанга эш визиты белән РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Александр улы Краевой килде. Шул көнне ТР сәламәтлек саклау министры Адель Юныс улы Вафин озатып баруында ул Казанның һәм республиканың әйдәүче дәвалау оешмаларын карады.

Бүген ЮМТ Белем бирү үзәге чикләрендә сәламәтлек саклау системасы Госпиталь эпидемиология хезмәтенең 20 еллыгына багышланган «Госпиталь эпидемиологиянең көнүзәк мәсьәләләре: үткән, хәзерге, киләчәк заманнар» дигән Юбилей фәнни-практик конфереция узды.

Кичә эш визиты белән «Таттехмедфарм» ДУПна ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин килде. Визит барышында ул предприятиенең эшчәнлеге белән, аның хезмәткәрләре белән танышты, аптека складына барды, шулай ук аңа предпиятиенең музей экспозициясе буенча экскурсия оештырылды.


23
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

2013 елның 22–23 октябрьләрендә «Спасс ҮРХ» ДАССОның территориясендә кан хәзерләү мобиль комплексында бу ел эчендә өченче булып Донор көне узды. Акциянең катнашучылары – шәһәр һәм район халыклары. Алар донор булып, үз канының өлешен корбан итеп, ярдәм итте, хәтта мөгаен икенче кешенең тормышын саклап калганнардыр.


22
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
2013 елның 22–25 октябрьләрендә Казанда «Корстон» КСККның залларында сулыш органнары авырулары буенча 23нче Милли конгресс узачак. Конгрессның федераль оештыру комитетының рәистәшләре –Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Скворцова В.И.; РФ министр урынбасары Яковлева Т.В.; «РФ ФМБАның пульмонология фәнни-тикшерү институты» ФДБОның директоры, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш терапевты, РМФАның академигы Чучулин А.Г.; РФ ССМның медицина ярдәме һәм медицина реабилитацияләү департаменты директоры Никитин И.Г. Татарстан Республикасыннан конгрессның оештыру комитетын сәламәтлек саклау министры А.Ю.Вафин җитәкчели, рәистәш – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре бүлегенең башлыгы А.С. Кондратьев.

19
октябрь, 2013 ел
шимбә

2013 елның 21 октябрендә Югары медицина технологияләре белем бирү үзәгенең 5-еллыгына багышланган пресс-брифинг булачак. Ул – дөнья фәненең уңышлары һәм иң яңа белемнәре белән эффектлы файдалану өчен медицина белгечләренә постдиплом хәзерләнү вакытында яңа стандартлар бирер өчен булган Россиядә беренче инновацион белем бирү проекты.


16
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

16 октябрьдә «Корстон» кичәләр залында СКОЛКОВО дигән Мәскәү Идарә итү мәктәбенең һәм аның лидер программасының – СКОЛКОВО Executive MBA – презентациясе узды.

16 октябрьдә «Сәламәтлек индустриясе. Казан» дигән 18нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәнең чикләрендә Казан Ярминкәсе конгресс холында «Татарстан Республикасында беренчел медик-санитар ярдәмне күрсәтүне оештыру. Мәсьәләләр. Чишү юллары» дигән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең утырышы булды. Коллегиянең докладчысы булып Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Адел Юныс улы Вафин чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International