ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2019 ел
җомга

Түбән Каманың Өченче буын университетында соңгы кыңгырау узды – 40тан артык төркемдә «көмеш» яшьтәге 1197 студент белем алды. 

Әлмәт кан үзәгендә сөяк миенең беренче доноры Айрат Нуруллин ике миллилитр кан тапшырды. Аның мәгълүматлары Вася Перевощиков исемендәге Сөяк мие донорларының милли регистрына кертелде.

Туберкулез белән көрәшү декадасы кысаларында Норлат үзәк район хастаханәсендә «Туберкулезга – юк» акциясе узды. 

КБМҮнең Балалар хастаханәсенең актлар залында «Җиде диңгез» камералы курчак театры актерлары нәни пациентларны «Миңа сезнең боткагыз кирәк түгел» дигән якты һәм матур тамаша белән сөендерделәр. 

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының  Н.Ф. Гамалея ис. ЭММТҮ (Эпидемиологиянең һәм микробиологиянең милли тикшеренү үзәге) хезмәткәрләре ВИЧның дару тотрыклылыгы турында сөйләделәр. Инфекционистлар, эпидемиологлар һәм лаборатория табиблары өчен семинар Республика СПИД үзәге җирлегендә узды. Катнашучылар алдында Н.Ф. Гамалея ис. ЭММТҮнең гомуми вирусология бүлеге мөдире, биология фәннәре докторы Марина Бобкова чыгыш ясады.


4
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенә Түбән Камадан Перинаталь үзәге булган Балалар хастаханәсенең вәкилләре килеп киттеләр. Кунаклар КБМҮдә клининг хезмәтен оештыру һәм кертү тәҗрибәсен өйрәнделәр.  Баш шәфкать туташы Екатерина Шадрина һәм баш акушер Марина Абрамова коллегаларына клининг өчен күчмә постлар салу системасын, юу һәм дезинфекцияләү өчен булган җиһазларны һәм инвентарьне саклау һәм эшкәртү бүлмәләрен күрсәттеләр. Шуннан соң кунакларга перинаталь үзәкнең профильле бүлекләре буенча күзәтү экскурсиясе оештырылды. Очрашу медицина оешмалары арасында хезмәттәшлек һәм тәҗрибә алмашу кысаларында планлаштырылган иде.

Балалар республика клиник хастаханәсендә медицина хезмәткәрләре өчен аралашу психологиясе буенча семинарлар һәм практикалар циклы дәвам итә. Тренингны доцент, әйдәп баручы тренер, коуч, арт-терапевт Савельева Татьяна алып бара.

«КМТТУ-КАИ» ЮББ ФДБББУнең җиденче уку корпусында Республика медицина профилактикасы үзәгенең табиблары «Волонтерлар – медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан региональ бүлеге волонтерлары белән берлектә Бөтендөнья сәламәтлек көненә – 7 апрельгә багышланган «Сәламәт бул» Бөтенроссия акциясе кысаларында акция уздырдылар.

Профессор Наил Әкрәмов җитәкчелегендә БРКХнең урология бүлеге командасы бердәм лапароскопик керү юлын файдаланып бөердәге эре шешне алдыру буенча катлаулы оператив тыкшынуны уздырды. Аның үзенчәлеге – мультитроакар керү юлы барлыкка китерүгә мөмкинлек бирүче кендек боҗрасы өлкәсендә булдырылган бердәм керү юлы.

5 апрельдә Бөтендөнья Сәламәтлек көне алдыннан «Профилактика һәм инициатива» РҖО белән берлектә Республика СПИД үзәге мәгърифәтчелек әдәбиятын тарату, ВИЧ-йогышына тест үткәрү, баштан һәм соңыннан белгечләрне тестлы консультацияләү белән профилактик акция үткәрәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International