19 апрельдән башлап 24нә кадәр Мәскәүдә йөзү буенчаРоссия чемпионаты, анда ТРнан 27 спортчы катнаша. Ярышлар Татарстан җыелмасы өчен уңышлы уздылар: Яна Мартынова һәм Александр Красных алтын медальләр яулап алдылар һәм дөнья чемпионатында катнашу өчен сайлап алу нормативларын үтәделәр. Эрнест Мәкъсумов бронзаны яулап алды һәм Бакуда беренче Европа уеннарында катнашу өчен юллама алды. Чемпионатта татарстан йөзүчеләренә медицина озатуын «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОсы спорт медицинасы бүлегенең табибы В.В. Зверева күрсәтә.
Йөзүчеләребезгә ярышларда уңышлар һәм яңа медальләр телибез!Бүген Йорәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елына багышланган чаралар чикләрендә Югары Ослан эчке эшләр бүлегенең хезмәт коллективы белән чираттагы очрашу уздырылды.
Һәр хезмәткәргә артериаль кан басымының дәрәҗәсен тикшерү уздырылды; гомуми практика табибы Лилия Хөснуллина артериаль кан басымының дәрәҗәсен тикшерү һәм регуляр, тәңгәл дару корректировкасы кирәклеге турында шәхси һәм төркем консультацияләр үткәрде. Ахырда Лилия Исмәгыйль кызы лекция белән чыгыш ясады һәм артериаль кан басымының көндәлекләрен бирде. Акциядә 75 кеше катнашты.Кукмара поселогында Арча, Әтнә, Саба, Балтач һәм Кукмара районнарының «Сәламәтлек-2015» дигән сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең Спартакиадасының 2нче этабы узды. Медиклар түбәндәге спорт төрләре буенча ярыштылар: җиңел атлетика, волейбол, өстәл теннисы, йөзү, канатны тарту, шахмат.
Бүген Чистай шәһ. дәвалау оешмаларында амбулатор ярдәм күрсәтү өчен мөрәҗәгать иткән һәм тәүлек буе стационар шартларында дәвалауны алган ветараннарга Георгий лентасын тапшыру буенча акция уздырылды. Иң югары армия бүләге белән бергә ветераннарга бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.
Бу акциянең төп максаты – ветераннарыбызны кайгырту һәм аларга игътибар күрсәтү. Узган гасырның иң куркыныч сугышында кем һәм нинди бәя белән җиңеп чыккан, кем белән без горурланырга һәм кемне хәтеребездә тотарга тиеш, яңа буынның бу турыда исендә тотуын без телибез.Бүген Республика клиник онкология диспансерында «Стомалы пациентлар артыннан карауның актуаль мәсьәләләре һәм аларны реабилитацияләү» дигән өйрәтү семинары узды. Сәламләү сүзе белән ТР ССМ РКОД баш табибы, профессор Рөстәм Хасанов семинарны ачты.
ӘМР башкарма комитетының җитәкчесе Айрат Хәйруллин инициативасы буенча ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Сәламәтлек саклау идарәсенең активы белән һәм шәһәр республика дәвалау оешмаларының һәм аларның филиалларының баш табиблары белән очрашу өчен эш визиты белән Әлмәткә килде. Беренче дәрәҗәдәге мәсьәләләрне билгеләү белән нәтиҗәле диалог берничә объектны урап үтүдән соң булды.