Яшел Үзән РҮХсе хезмәт коллективының гомуми җыелышында, кертелгән искәрмәләрне һәм тәкъдимнәрне исәпләп, Этика кодексын Яшел Үзән РҮХсе хезмәткәрләренең күмәк шартнәмәсенә өстәмә итеп эчке эш тәртибе кагыйдәләренә кертеп кабул иттеләр.
Шуның турында сүз Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Һиндастан химия сәнәгәсе һәм ашлама министры Анантха Кумара очрашуларында барды. Исегезгә төшерәбез, Татарстан делегациясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында – Һиндастан Республикасында. Делегация составында шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин да бар.
ТР ССМ «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОда 21ноябрьдә «Медицина югары уку йортында производство практикасы. Офыкларны киңәйтү» дигән IV регионара уку-гамәли студентлар конференциясенең йомгаклау утырышы булачак. Анда практиканы узу вакытында алынган тәҗрибә һәм күнекмәләр белән уртаклашу өчен Барнаулдан, Ижевсктан, Казаннан, Түбәнге Новгородтан иң яхшы студентлар җыелачаклар.
Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәгъдиев КБМҮнең Балалар хастаханәсенең Г блогының капиталь ремонтының барышын үзенең тикшерү астына алды. Бүген аның катнашуы белән монда күчмә киңәшмә узды. КБМҮнең Г блогын сафка кертү тизлеге бераз артта кала, моның турында Наил Мәгъдиев инанды. Ул блокның төзелә торган мәйданнарыннан узды, яңа туган балалар патологиясе бүлегенең (ЯТБПБ) ике катыда булды һәм төзелешкә җаваплы хезмәтләр белән очрашуны үткәрде. «Объектны елның ахырына кадәр сафка кертергә кирәк, моның өчен төзүчеләргә көчәйтелгән тәртиптә эшләргә кирәк», – дип Наил Мәгъдиев билгеләде.
ФАП район үзәгеннән 15 км ераклыкта урнашкан. Торак пунктында 124 кеше, алардан – 110 өлкән кеше, 14 бала тора. Шушы елның апрелендә булган фельдшер пунктында янгын чыккан, һәм яңа ФАП төзәргә дип нәтижәгә килделәр.
«Сәламәтлек» программасының чираттагы чыгарылышын 15 ноябрьдә 10 сәг.45 мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында карагыз! Гриппка каршы прививканы ясарга мөмкинме әле һәм моның өчен нәрсә кирәк? Бу сезонда гриппның нинди төрләре булырга мөмкин? Профилактиканың төп чаралары нинди? Бу сорауларга җаваплар программаның махсус сюжетында! Өлкән кешеләр өчен дәвалау физкультурасының үзәнчелеге нәрсәдә, нәрсәдән баш тартырга яхшырак һәм җәяү йөрергә ни өчен шундый кирәк икән? Бу һәм башка мәсьәләләр турында «Сәламәтлек» программасында 15 ноябрьдә шимбә көнне 10 сәг. 45 мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында.