ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында 2014 елда Татарстан Республикасының халкына медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру буенча видеоконференция тәртибендә киңәшмә узды. Программа фельдшер-акушерлык пунктларын, табиб амбулаторияләрен, модульле технология буенча патологоанатомик бүлекләрне төзүне һәм фельдшер-акушерлык пунктларында, табиб амбулаторияләрендә, участок хастаханәләрендә һәм сәламәтлек саклауның амбулатор-сырхауханә оешмаларында капиталь ремонт ясауны күздә тота.   Киңәшмәне Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары И.Р.Фатыйхов уздырды.

Гадәти булмаган бүләкне Түбән Кама медиклары шәһәрдә яшәүче кечкенә кыз Милана Гордеевага бирделәр.

Ул электрон чират ярдәмендә табибка язылган 500-меңенче пациентка булды.

Шундый ук язылу системасы Казанда һәм Яр Чаллыда эшли, ләкин ул Түбән Камадагы кебек популяр түгел. Автоградта, үрнәк өчен, 2014 елның башыннан андый мөмкинлек белән 200 мең кеше генә файдаланды.
 Яр Чаллы шәһәренең “4 нче шәһәр сырхауханәсе” ДАССОда баш табиб Лилия Хәйруллина сырхауханәгә беркетелгән, акчалата түләүне алыр өчен социаль ярдәм җыелмасыннан (СЯҖ) баш тарткан халык белән очрашты. Чарага шәһәрнең штаттан тыш баш эндокринологы Гүзәл Исхакова, Яр Чаллы шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе белгече Гүзәл Җәмилова, табиб-онколог Булат Хәмидуллин, “4нче шәһәр сырхауханәсенеӊ” табиб-нефрологы Ирина Харитонова чакырылган иделәр. Очрашу күтәренке рухта, ачык диалог формасында узды, очрашу барышында пациентлар социаль ярдәм җыелмасын сайлап алуның ни өчен зарур икәнлеге турында аңлатмаларны гына түгел, шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларын һәм халыкка медицина хезмәт күрсәтүен яхшырту буенча тәгъдимнәрен кертә алдылар.

19
август, 2014 ел
сишәмбе
Медицина генетикасы бөтен дөньяда хәзерге заман медицинасының танылган нигезенә әйләнә. Матдәләр алмашының нәселдән килгән авыруларын ачыклау өчен үткәрелүче неонаталь скрининг буенча һәм хромосома аномалиясенең күтәренке рискы булган һәм яралгының тумыштан килгән үсешенең кимчелеге булган хатыннарны ачыклау өчен йөклелекнең 1нче триместрында үткәрелүче пренаталь скрининг буенча милли проектларны уңышлы гамәлгә ашыру практик сәламәтлек саклавына генетик тестлауның, инвазив һәм инвазив булмаган пренаталь диагностиканың төрле алымнарын кертергә рөхсәт итте.

Аның эше микроскопик, ләкин бик мөһим. Марат Минһаҗетдинов    7 яшьтән үк табиб булу турында хыялланган, һәм үз хыялын гамәлгә ашырган. Бүген ул рентгенохирург. Күптән түгел ул 9 сантиметрлы тромбны бетерү буенча бик катлаулы операция ясады. Медицина үлчәүләре буенча бу бик катлаулы һәм ювелир эш. Үз пациенткаларының берсен чынлап та урамнан алып кергән. Хатын кызның хәле начарланган булган – табиб үзе аны хастаханәгә китерде һәм үзе операция ясады. «Татарстан, алга» сериясеннән Алмаз Хакимовның чираттагы репортажы Казанның 7нче хастаханәсенең диагностикалауның һәм дәвалауның рентгенохирургия алымнары бүлеге мөдиренә багышланган.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрыгының Республика суд-медицина экспертизасы бюросына Мәскәү өлкәсенең суд-медицина экспертизасы бюросының табиблары суд-медицина экспертларының делегациясе килеп китте.

Очрашу формаль булмаган җылы шартларда узды, кунаклар бюроның структур бүлекчәләренең эшләре белән кызыксынып таныштылар. Суд-биология бүлегендә заманча медицина техникасы белән җиһазландырылган молекуляр-генетик тикшеренүләр лабораториясе кунакларның аерым игътибарын тартты. Кунакларга бюроның үсеше һәм аны реконструкцияләү, лабораторияләрне киңәйтү планнары турында, бюрога тоташкан территорияне төзекләндерү планнары турында сөйләделәр.

Казанга Мәскәү кунаклары «Вакытлар һәм халыклар бәйләнеше» программасы чикләрендә килделәр. Өч көн эчендә алар Казан Кремленә, Иске-Татар бистәсенә, Раифа монастыренә килеп киттеләр. Шулай ук яңартылган Свияжск утрау-шәһәрендә булып киттеләр.

Пациентларның бәяләмәләре нигезендә медицина оешмаларының һәм белгечләренең рейтингын төзеп махсуслаштырылган порталны бу елның ахырында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы барлыкка китерергә планлаштыра. ТР Президенты карамагындагы коррупциягә каршылык күрсәтү буенча Совет утырышында ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин хәбәр иткәнчә, портал тәҗрибә тәртибендә дәүләт-шәхси партнерлык принципларында төзеләчәк. Махсус оештырылган порталда пациентлар, табибның компетентлыгына, шулай ук дәвалауның нәтиҗәлелегенә карап, аңа бәя бирәчәкләр.

 11 августтан башлап 17 августка кадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары кешеләрне коткарырга 7765 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1577 тапкыр чыктылар. Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 77гә артты (кичектергесез ярдәм исәбенә). Чакырулар саны баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча 10га, көчле миокард инфарктлары буенча – 7гә, кояш һәм эссе сугу буенча – 2гә, ЮТҺ буенча – 4кә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 70кә кимеде.  



18
август, 2014 ел
дүшәмбе
Мамадыш муниципаль районының Урманчы авылында «2012-2016 елларга Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәмне күрсәтүне камилләштерү» программасы буенча төзелгән модульле фельдшер-акушер пунктының тантаналы ачылуы булды. Шулай ук «Мамадыш» совхозының поселогында Украина Республикасының Луганск өлкәсеннән Мамадыш ҮРХнә эшкә күчкән табибларга фатир ачкычларын тантаналы бирү булды.
Тантаналы чараларда ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды» КБОның башкарма директоры Тәлгать Абдуллин катнаштылар.

15
август, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасының Медицина эшчеләре ассоциациясе идарәсе, сәламәтлеккә китерелгән зыянны каплау һәм пациентка (балага) 4 500 000 сум күләмендә мораль зыянны компенсацияләү турындагы «Кама балалар медицина үзәге» ДАССОсына (алга таба - «КБМҮ» ДАССО) һәм Яр Чаллы шәһ. 7нче Шәһәр сырхауханәсенә карата белдерелгән дәгъва буенча эш 2014 елның 13 августында Яр Чаллы шәһәр суды тарафыннан тәмамланды, дип хәбәр итә.
Суд-медицина экспертизасы исәбе белән, табибларның эш итүләре һәм баланың сәламәтлегенә зыян килү арасында сәбәп-нәтиҗә бәйләнешенең булмавы билгеләнде.
Шулай итеп, эшне карап тикшерү барышында баланың «энцефалит» диагнозында  табибларның гаебе танылмады.
Яр Чаллы шәһәр суды карары буенча, «КБМҮ» ДАССОсына һәм 7нче сырхауханәсенә карата белдерелгән дәгъва таләпләрен канәгатьләндерү тулысынча кире кагылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International