Бүген «ТР ССМ Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССОына эш визиты белән Татарстан Республикасы буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Е.К.Костюшин, бәхетсезлек очракларын һәрьяклап тикшерү буенча бүлек башлыгы А.Ю.Ларюхин килеп киттеләр. Киңәшмә барышында үлем нәтиҗәсе белән производствода җәрәхәтләнү очракларын анализлау өлешендә ведомстволар арасындагы үзара тәэсир итешү мәсьәләләрен уйлаштылар. Атап әйткәндә, производстводагы үлем очракларында һәрьяклап тикшерү вакытларын кыскарту, эш бирүчеләр өчен тиешле регламентлар эшләп чыгаруның кирәклелеге, бергәләп комплекслы экспертизалар уздыру мәсьәләләре күтәрелделәр.Киңәшмәнең эшендә бюро башлыгы М.И.Тимерҗанов, оештыру-методика эшләре буенча бюро башлыгының урынбасары Р.М.Газизҗанова, зарар күргән, гаепләнүче һәм башка шәхесләрне экспертизалау бүлеге мөдире О.Ю.Оладошкина һәм суд-гистология бүлеге мөдире А.М.Хромова катнаштылар.
Бүген Чүпрәле районында, Бурундуки–Чүпрәле автоюлында ЮТҺ булды.
2 җиңел автомобильнең (туй кортежы) бәрелешүе нәтиҗәсендә 5 кеше, шул санда 1 бала, зыян күрде. ЮТҺ урынына Иске Шәйморза участок хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәменең фельдшер бригадасы чыкты. Зыян күргән кешеләр, шул исәптән бала, Буа РҮХнә тапшырылдылар: аларның икесе уртача авыр хәлдә, шул исәптән бала, хастаханәгә урнаштырылды, калган 3 кеше канәгатьләнерлек хәлдә амбулатор дәвалауга җибәрелде.Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы «Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОнда балалар церебраль параличы белән авыручы ике яшьлек баланың үлеме факты буенча хезмәт тикшерүен үткәрүне тәмамлады.
Баланың үлүе сәбәбе булып канның көчле онкологик авыруы тора. Авыру патологоанатомик һәм гистологик тикшерү нәтиҗәләре белән расланды, ләкин ул бала исән чакта ачыкланмаган булган.
Баланың стационарда кыска вакытлы булуына карамастан, медицина ярдәмен күрсәтүнең җитешсезлекләре кабул итү бүлегенең һәм реанимация бүлегенең этапларында билгеләнде.
Гомуми оештыру бозылулары да ачыкланды, аларны бетерү өчен оешмага боерык бирелде.
14 августта Бөгелмәдә ТР Дәүләт Советының Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашуында авыл халкының эш активлыгын күтәрү һәм хуҗалык итүнең кечкенә формаларын үстерү мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсе узды. Киңәшмәнең эшендә шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашты.
Чараның чикләрендә торак йортларның ишегалларында балалар һәм өлкән кешеләр өчен сәламәтлек үзәкләрен ачалар. Бөтен теләгән кешеләр йогышлы булмаган авырулар үсешенең төп риск факторларын ачыклау өчен тикшерү уза алалар. «Сәламәтлек мәктәпләре» уздырыла, уздыру вакытында медицина университетының танылган профессорлары микрорайонда торучыларга иң киң таралган авырулар килеп чыгуның төп риск факторлары турында сөйлиләр, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндиләр.
Бүген акция Казан шәһ., Вишневский ур.,11 (йортларның ишегалларында) узачак. Теләгән кешеләрне катнашырга чакырабыз!
Сәламәтлек саклау министры урынбасары әйткәнчә, бүгенге көнгә социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы федераль льготниклар саны 110 294 кешене тәшкил итә. Социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы федераль льготниклар санының артуы 2014 елның башыннан 5,5% тәшкил итте. Татарстан буенча Россия Федерациясенең Пенсия фонды бүлегенең мәгълүматлары буенча баш тартучыларның проценты 2014 елга 72% тәшкил итә, ә 2015 елга – 70,4%. Баш тартучыларның иң зур проценты Кукмара, Яшел Үзән, Актаныш, Баулы, Норлат, Чистай, Бөгелмә, Балтач, Алексеевск, Саба районнарында күзәтелә.