ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2014 ел
дүшәмбе

2014 елның хай-дайвинг буенча FINA Беренче дөнья кубогын Казанда хәзерләүгә һәм уздыруга зур өлеш керткән өчен «Спорт проектларының башкарма дирекциясе» АКБОсыТатарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына рәхмәт белдерә. Рәхмәт хатында: «Сезнең коллективыгызның төгәл һәм җайга салынган эшегез, шулкадәр югары дәрәҗәдәге ярышны оештыруга җаваплы карашыгыз Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәренең халыкара масштаблы чараны кабул итәргә әзерлекне чираттагы тапкыр күрсәттеләр.

Киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өмет итәбез, Сезнең коллективка яңа кызыклы проектлар, барлык максат итеп куелганнарны тормышка ашырырга, бетмәс дәрт һәм барлык башлап җибәргән эшләрдә уңышлар телибез!» -  дип әйтелә.

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.
Бүген Казанда Восстание урамында ЮТҺ булды: җәмәгать автобусы баганага бәрелде. ЮТҺ нәтиҗәсендә 4 кеше зарарланды, алар арасында 1 бала бар иде. 3 зыян күргән өлкән яшьтәге кеше уртача авыр хәлдә Казанның «7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОна тапшырылды, уртача авыр хәлдә бала БРКХнә илтеп куелды. ЮТҺ урынына Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең 2 бригадасы һәм Һәлакәтләр медицинасы Республика  үзәгенең 1 бригадасы чыктылар.
ТРның Мамадыш районы Түбән Яке авылында составына фельдшер-акушерлык пункты урнаштырылган яңа күп функцияле мәдәният үзәге ачылды. ФАП барлык кирәкле медицина җиһазлары белән җиһазландырылган. Түбән Яке ФАПы 462 кешелек 1 торак пунктка хезмәт күрсәтә. Хәзерге вакытка кадәр Түбән Яке ФАПы авыл бистәсең клубы белән бергә 1968 елда төзелгән бинада урнашкан иде.

22
август, 2014 ел
җомга

«Сәламәт булыгыз!» программасының чираттагы чыгарылышын 23 августта 10сәг.45мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында карагыз. Һәркемгә мәгълүм буларак, физик йөкләнешләр белән шөгыльләнү безнең организмны ныгыта һәм чыныктыра. Хәзер физик күнекмәләрнең төрләре шактый күп, аеруча җәй вакытында. Физик йөкләнешләрнең иң еш очрый торган төре булып велойөрүләр тора. Безнең организмга велойөрүләр ни өчен шулай файдалы, шул йөкләнешләр вакытында организм белән нәрсә була? Бу һәм башка әйберләр турында үз үрнәгендә программаның авторы һәм аны алып баручы Айдар Хәлиуллин сөйләячәк.

Җәй көнендә гөмбәләр һәм җиләкләр белән агулануны ничек кисәтергә? Агулану вакытында ничек беренче ярдәм күрсәтергә? Нинди симптомнарга игътибар итәргә кирәк? Шуның турында йогышлы авырулар табибының интервьюсында!

 

Бу һәм башка мәсьәләләр турында «Россия 1 Татарстан» телеканалында 23 августта 10сәг.45мин. «Сәламәт булыгыз!» программасында.

 

Бүгенге көндә ике йөздән артык пенсионер «Импульс» физкультура-сәламәтләндерү клубында шөгыльләнә. Алар – «Өченче яшь» спартакиадасының актив катнашучылары. Аларның атнага дүрт тапкыр бушка йөзү бассейнында, ДЮСШның спорт манежында футбол буенча тренировкалар үткәрергә, өстәл теннисын уйнарга мөмкинлекләре бар. Әлеге кешеләр Физкультурачы көнен, масса-күләм кроссларны уздыруда актив катнашалар, алар һәрвакыт Татарстанның чаңгы ярышларына чыгалар. Ә хәзер алар скандинавия йөрешенең файдасын  пропагандалап «Сәламәтлек сукмагын» кертү өстендә эшлиләр. Тренировкага алар үзләренең оныклары белән йөриләр һәм хәтта күршеләр ишегалларында физкультминуткалар оештырырга сорыйлар. Җиңеллек һәм дәртлелек белән халыкның сорауларына җавап кайтаралар.

 

Бер гаилә пары Яр Чаллыга күчте инде. Шуны ук тагын ике Украина табибы эшләргә җыена.

«Персонал үсеше программасы» исеме астындагы проект Яр Чаллы шәһәренең «Сугыш ветераннары госпитале»  ДАССОда 2013 нче елдан башлап тормышка ашырыла.

Бу программаның максаты - хезмәткәрләрнең шәхес һәм профессиональ нәтиҗәләрен арттыру. Бу һәрбер хезмәткәрнең нәтиҗәле эшчәнлеге, шулай ук оешманың корпоратив мәдәнияте үсеше өчен мөһим. Әлеге программа кысаларында Госпитальнең һәрбер структур бүлекчәсендә төрле укыту чаралары уздырыла. Конкрет бүлекчәнең шәхси программасы хезмәткәрләрне алдан анкеталау нәтиҗәләре буенча эшләп чыгарыла.

21
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген 2нче номерлы Республика клиник хастаханәсендә «Һәркем йөри алырлык мохит» программасы чикләрендә ремонт эшләреннән соң Шмидт ур. ягыннан керү группасының ачылуы булды.

Чарада ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасы – ТР Инвалидлар җәмгыятенең рәисе Рифат Ганибаев һәм башкалар катнаштылар.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы hәм барлык медицина җәмәгатьчелеге тирән кайгылы хисләр белән, 2014 елның 20 августында төнге дежурлык вакытында эш урынында табиб анестезиолог-реаниматолог Веретенников Александр Евгений улы вафат булды, дип хәбәр итә. Аңа нибары 43 яшь иде.

Табиб эшчәнлегенең  20 елы дәвамында ул реанимацион профильле каты авыручыларга ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтте.

Коллегаларның һәм пациентларның хәтерендә ул мәңгегә искиткеч табиб, үзенең профессиональ бурычына һәм кешеләрне кызгануга җаваплы мөнәсәбәте белән үрнәк булып калачак.

Гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Табиб Веретенников А.Е. белән хушлашу 2014 елның 22 августында 10.30 сәгатьтә ТР АМЯХ ДАССОның патолого-анатомия бүлегенең траур залында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International