18 сентябрьдә Тәтеш муниципаль районының Удельное Нечасово авылында халкы 120 кеше булган бер авыл җирлеге пунктына хезмәт күрсәтүче чираттагы модульле фельдшер-акушер пункты ачылды. Удельное Нечасово авылында фельдшер-акушер пункты ачылу уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры А.Ю.Вафин, Тәтеш муниципаль районы башлыгы В.С.Чершинцев, «Тәтеш ҮРХ» ДАССОның баш табибы Р.Р.Салаватуллин катнаштылар.
Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.