ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе

2012 нче елның 15 нче май көнендә Әлмәт шәһәренең медсанчастендә Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында беренче тапкыр гибрид операция ясалды – өлкән авыруның кабырга белән эч арасындагы артериясен стентлау һәм бот-дистальнотибиаль шунтлау.

Бүген Беренче халыкара маммопластика мәктәбе үз эшен башлады. Монда сөт бизләренең реконструктив, пластик һәм эстетик хирургиясе белән шөгыльләнүче дөньяның әйдәүче хирург-маммологлары, онкологлары һәм пластик хирурглары җыелдылар.
19 нчы май көнне, шимбәдә, 10.45 сәгатьтә «Россия 1 Татарстан» каналында «Сәламәтлек» программасын карагыз. Программаның төп темасы вакцинопрофилактикага багышланган.

16
май, 2012 ел
чәршәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Югары медицина технологияләре белем бирү үзәге белән бергә белгечләрнең әйдәүче Израиль клиникаларына регуляр булган стажировкаларын оештыралар.


15
май, 2012 ел
сишәмбе

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм СПИД Үзәге Дөньякүләм СПИДтан үлүчеләр хәтере көненә багышланган чаралар үткәрәләр. Шундый акцияләрнең максаты булып ВИЧ/СПИД эпидемиясе таралу проблемасына игътибар җәлеп итү, ВИЧ белән яшәүче кешеләр дискриминациясе һәм хакларын бозуны иҗтимагый саклау, һәм авыруны профилактикалау тора.


14
май, 2012 ел
дүшәмбе

Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны буйлап «03», ә кәрәзле телефон буйлап - «030» (бушлай) номерын җыеп шалтыратырга кирәк.Әгәр шалтыратып та тоташа алмыйсыз икән, тормышка куркыныч янаган халәтләр вакытында «112» номеры буйлап шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсезләр  sms-хәбәр җибәрәләр.

2012 нче елның беренче кварталында үткән елның шул ук кварталы белән чагыштырганда 441 кешегә азрак үлгән. Шуның өстенә, 1076 кешегә күбрәк туган.


12
май, 2012 ел
шимбә

Кичә сәламәтлек саклау министрлыгының конференц-залында ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов һәм республика медицина җәмәгатьчелегенең Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) медицина комиссиясе рәисе Лоранс Ринк белән очрашуы булды.

12 нче май көнне бөтен дөньяда шәфкать туташлары үз профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Республиканың медицина оешмаларында бүген 36 меңнән артык шәфкать туташы эшли


11
май, 2012 ел
җомга
Бүгенге көндә Россиядә шундый операцияләр башкаруның барлык тәҗрибәсе аз гына 200 дән артты, шундый авырудан 6 атна эчендә үләләр бит. Үткән көннәрдә Яр Чаллы шәһәре Ашыгыч медицина ярдәме больницасында (АМЯБ) Татарстан Республикасында беренче тапкыр булган трансъюгуляр порто-каваль бавыр эче шунтлау (TIPS) операциясе үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International