ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2021 ел
җомга

Түбән Камада, бөтен республикадагы кебек үк, гриппка каршы прививка ясау кампаниясе старт алды.

Казанда Ферма-2 җәмәгать транспорты тукталышында "Кондуктор һәм автобус йөртүче – тәмәке тартуны ташла!" акциясе узды. Акцияне «ПАТП №2» МУП һәм «Иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы республика үзәге» ДАССУ «Республика наркология диспансеры» ДАССУ психологлары һәм «Казан медицина көллияте» волонтерлары катнашуында оештырды.

Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге «ВИЧ-йогышы вакытында табибның көндәлек практикасында коморбид халәте» дигән вебинар оештырды.

19 сентябрьдә, Бердәм тавыш бирү көнендә Казанда 187 сайлау участогында гриппка каршы прививка ясарга мөмкин булачак. Вакцинация пунктлары 8.00 дән 20.00 гә кадәр эшләячәк.


16
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков эш визиты белән Апас муниципаль районына килеп китте. Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов һәм Апас РҮХ баш табибы Алмаз Алиуллин белән бергә министр Апас үзәк район хастаханәсенең ремонттан соң ике бүлеген ачылышында катнашты. Капиталь ремонттан соң яңартылган клиника-диагностика лабораториясе бүлеге һәм хуҗалык блогы үз эшен башлап җибәрде.

Бүгенге көндә республикага 21 автомобиль (19 берәмлек «Газель Некст» маркалы һәм 2 берәмлек «УАЗ Патриот»маркалы) килде. Бүген автомобильләр республиканың 17 районына тапшырылды.


15
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Республика кан үзәгендә «Игелекле Казан» АКБО белән берлектә DonorSearch.org кан донорлары берләшмәсе ярдәме белән, «Татнефть» хәйрия фонды һәм Идел буе сөяк мие донорларының регистры белән берлектә  "Космос безнең канда!" көзге донорлар акциясе узды.

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков "Коммерсантъ" газетасы корреспонденты һәм Татарстандагы Русфонд бюросы җитәкчесе Сперанский Н.В. белән очрашты.

7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә яссы табынлылык белән пациентларга ярдәмгә ортопедларның табиблары өчен махсуслаштырылган мастер-класс узды.

2021 елның 15 сентябрендә, Тукай районында Кече Шилнә авыл ында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу - 83,3 кв.м мәйданлы, заманча җиһазландырылган, «Г» тибындагы модульле корылма сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча бүлеп бирелә торган акчага төзелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International