ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2021 ел
җомга

Казан хосписы табиблары һәм Анжела Вавилова ис. хәйрия фонды хезмәткәрләре Татарстан журналистлары өчен экскурсия үткәрде һәм аларны балалар өчен күчмә хезмәт эше белән таныштырды.

Галиәскәр Камал исемендәге театр артистлары Әзһәр Шакиров, Наилә Гәрәева һәм Мәрьям Йосыпова шәһәр хастаханәсе сырхауханәсендә коронавирустан прививка ясатты.
 

Казанда стационарларда пациентларны тукландыруны оптимальләштергәндә инновацион технологияләр куллану буенча Төбәкара (Идел буе) мәктәп-семинар уза.


18
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Республика Балалар клиник хастаханәсенә ике кулы да авыр электр пешерүе алган пациент китерелде. Бала җәрәхәтне өйдә алган. Әти-әниләре сабыйны өлкән балалары белән калдырып торган. Бер мизгелгә балалар сабыйны күз уңыннан югалта, шул арада сабый электр челтәренә тоташтырылган төзелеш инструментының тышсыз чыбыгын ике кулы белән тота. Авыру шогыннан бала аңын югалта.

Казанның 16нчы шәһәр бала тудыру йорты хезмәткәрләре COVID-19дан вакцинация уза. "Бу инфекциягә каршы антитәнчекләре булмаган һәркемгә прививка ясатырга кирәк. Бу привика ясаткан кешенең, шулай ук аның даирә кешеләрнең дә тормышын саклап калырга мөмкин", - диде бала тудыру йорты эпидемиологы Наталья Сергеевна Кәримова.


17
март, 2021 ел
чәршәмбе

Инсульттан соң хатынын назлап тәрбияләгән өлкән яшьтәге ир-атка яки кызы яман шеш сәбәпле урында ятканга күрә елый торган карт анага тыныч кына карап буламы? Мондый вакыйгалар белән Түбән Каманың үзәк хастаханәнең паллиатив медицина ярдәменең күчмә патронаж хезмәткәрләре көн дә очраша. Бригада авыруларның тормышларын мөмкин кадәр җиңеләйтү өчен чыгып китә.


16
март, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Комлы Кавал табиб амбулаториясендә яңа коронавирус инфекциясеннән 15 кеше вакцинация узды. Шулай ук диспансер исәбендә торучы пациентлар тикшеренү узды.

Табиблар баш мие һәлакәтләренә дучар булган кешеләрне алдан ачыкларга, аларны тикшерүгә, ә аннан соң аз инвазив рентгенэносекуляр тыкшынулар өчен госпитализациягә чакырырга тәкъдим итте.

Ульяновск өлкәсе сәламәтлек саклау министры урынбасары Инна Чигирева җитәкчелегендәге әйдәүче табиблар делегациясе Казанга өлкәннәр өчен медицина реабилитациясе профиле буенча медицина ярдәмен күрсәтүнең эш тәҗрибәсен өйрәнү максаты белән килде.

Диспансерлаштыруның мөһимлеге турында бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама үзәк хастаханәнең сырхауханә эше буенча баш табиб урынбасары вазыйфаларын башкаручы Татьяна Рәхимова сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International