Казан мэры Илсур Метшин 18-нче номерлы Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе каршындагы амбулатор травматологиянең яңа ъзәге эше белән танышты. Яңа үзәк Мәүләтов урамында урнашкан.
Казан дәүләт медицина университеты студентлары Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин белән очрашуда катнашты. Онлайн конференция Россия студентлары көнендә узды. Очрашуда барлыгы сигез шәһәрдән студентлар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе булды. Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында оештырылды.
Утырышта катнашучылар 2020 елда сәламәтлек саклау системасы эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм 2021 елга бурычлар билгеләделәр.
Чаллының 63 нче микрорайонында социаль ипотека буенча төзелгән 414 фатирлы торак йортка тантаналы рәвештә күченделәр. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев һәм Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллы шәһәренә килде. Визит кысаларында ТР Президенты яңа онкология үзәген ачу тантанасында катнашты.
Стационар анестезиолог-реаниматологы Динар Хәлиуллин Н. И.Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университетында диссертация яклады. Табиб әйтүенчә, тикшеренү анестезиянең алдынгы методлары юнәлешендә үткәрелде.
Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов үзәк район хастаханәсенең стационарында капиталь ремонт барышының беренче этабы белән танышты.
2021 елның 21 гыйнварында «YouTube» каналда «Сәламәтлек просто» проектының чираттагы туры эфиры узды. Эфирда бала гомеренә куркыныч янаганда кичектергесез ярдәм күрсәтү турында сүз барды.
Балалар шәһәр хастаханәсе стационарында капиталь ремонтның беренче этабы башланды, аңа республика программасы буенча 200 миллион сумга якын акча бүлеп бирелә.
Бүген Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәнең консультация-диагностика сырхауханәнең №1 тар белгечләр бүлегенең табиб-эндокринологы Лариса Ивановна Филиппова үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.