ГАРИПОВ АЙРАТ ДАЛЕЗ УЛЫ
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары
Хезмәт хакын түләү срогы-15 апрельгә кадәр. Бу вакытка барлык акчалар медицина учреждениеләре хезмәткәрләренә тулы күләмдә җиткереләчәк.
Әлеге мәсьәлә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Финанс министрлыгы җитәкчелеге контролендә тора. Түләүләр якындагы дүшәмбе-сишәмбегә билгеләнгән.
Балалар республика клиник хастаханәсендә «Шәхси саклану костюмын кию һәм салу алгоритмы» дигән мастер-класс узды.
Коронавирус йогышы (COVID-19) таралуын булдырмау максатларында Татарстанда барлык төр милек формаларындагы һәм ведомтсво карамагындагы медицина оешмаларында планлы амбулатор-сырхауханә медицина ярдәмен күрсәтү һәм планлы госпитализацияләүгә кабул итү вакытлыча туктатыла.
Балалар хастаханәсендә һәм Яр Чаллы шәһәре Кама балалар медицина үзәгенең Балалар медицина реабилитациясе һәм амбулатор-хоспис ярдәме бүлегендә Балачакның 10 еллыгын хәйрия акциясе белән билгеләп үттеләр.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан безнең якты киләчәгебез өчен дәһшәтле сугыш юлларын үткән каһарман бабаларыбыз турында сөйләүне дәвам итәбез.
Сишәмбе, 24 мартта «Татар-информ» агентлыгында Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясе үтте. Журналистлар сорауларына Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы урынбасары Анна Алешина һәм «Республика клиник туберкулезга каршы диспансер» ДАССОның баш табибы Алексей Алексеев җавап бирде.
Табиб-оториноларинголог Вагыйз Самат улы Сәйфуллин «Туган авылым Иштирәк» дип аталган китап язган. Китап табибның кече Ватаны тарихына багышланган һәм Иштирәк авылында яшәгән, аны төзегән һәм үстергән кешеләрне сурәтли.
5 яшьлек кызның ашказаныннан 300 граммлы һәм бер метрга якын булган төерле чәчләрен алып ташладылар.
Табиблар сүзләренә караганда, кыз хастаханәгә күңел болгануга, косуга һәм эч авыртуына зарланып килгән. Үткәрелгән тикшерүдән соң пациенткада трихобезоар — бөтен ашказанын, уникеилле эчәген һәм юка эчәклекнең бер өлешен били торган чит әйбер булуын ачыклыйлар.
Бу ел эчендә Татарстанда санавиация вертолетларының очыш санын 160ка кадәр арттырырга планлаштыралар. Бу «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты ярдәмендә мөмкин булды. Бу хакта РКХ каршындагы Республика һәлакәтләр медицинасы үзәге җитәкчесе Марина Воронцова сөйләде.
Түбән Кама туберкулезга каршы диспансерының педиатр-фтизиатры Валентина Васильевна Можная бөтен гомерен медицинага багышлаган – менә 46 ел инде ул балаларны дәвалый.