ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Яр Чаллы шәһ. КБМҮнең педиатрия бүлегенең процедура кабинетында «батырлык тартмасы» урнаштырылды. Проект инициаторлары – «Инвалид балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү үзәге» АКБО, «ТР Игелек Планетасы» һәм «Игелеклеләр клубы» хәйрия фонды ярдәмендә шушы көннәрдә тартма яңа уенчыклар белән тулыланды.

«Хәләл» стандарты буенча Комитетының эксперт бүлеге җитәкчесе Илгиз Баһаветдинов БРКХнә «Юридик затның эшчәнлеген Үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты» продукция сыйфатын контрольдә тоту буенча Хосусый оешмасы исәбенә кую турында таныклык» тапшырды.

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 8525 тапкыр чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1006 тапкыр. 


23
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Эмоциональ ару синдромы — ул акыл һәм физик яктан бушлык хисе (гадәттә депрессия һәм апатия белән озатыла) булган халәт. 

2020 елның 22 гыйнварында ТАССРның Атказанган табибы, ТР Атказанган фән эшлеклесе, Россия акушер-гинекологлар җәмгыятенең Мактаулы әгъзасы, медицина фәннәре докторы, проф. В.С. Груздев исемендәге Акушерлык һәм гинекология кафедрасы профессоры Лев Александрович Козлов 90 яшьлеген билгеләп үтте.

Безнең киләсе героиня – чирек гасыр дәвамында сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең республика профсоюз оешмасын җитәкләгән, танылган һәм кабатланмас шәхес Нина Александровна Шахторина. 


22
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Профессор Е.В. Адамюк исемендәге Республика клиник офтальмология хастаханәсендә NGENUITY 3D визуализация системасын апробацияләү уза, ул офтальмохирургларның эшен яңа дәрәҗәгә чыгара.

Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгендә реанимация, яңа туган балалар патологиясе бүлегенең һәм яңа туган балалар бүлегенең неонаталь профильле шәфкать туташлары өчен укулар башланды. Дәресләр симуляцион класста үткәрелә.

Түбән Камада «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын тормышка ашыру буенча «баш мие штурмы» узды. Очрашуда шәһәр җәмәгатьчелеге, башкарма комитет, сәламәтлек саклау, мәгариф, шәһәр барлыкка китерүче предприятиеләр, СТОС, сәүдә һәм фитнес-үзәкләр вәкилләре катнаштылар.

ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Алексеевск ҮРХнең баш табибы вазыйфасына Вильданов Илнар Хәмит улы билгеләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International