ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Яр Чаллы шәһ. КБМҮнең матди-техник базасын «Орторент вело» дигән балаларның хәрәкәт активлыгын торгызу өчен заманча тренажер тулыландырды.


28
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

РКОДның урология бүлегенең табиб-онкологлары Айрат Бариев һәм Георгий Басиашвили уникаль лапароскопик операция – «уретроцистоанастомоз фибринлы клей белән радикаль нерв саклаучы простатэктомия» үткәрделәр.

Бүгенге әңгәмәбезнең герое – Казан шәһәренең «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» ДАССУнең баш табибы Фәрит Шәриф улы Галәветдинов, перспективалы һәм талантлы җитәкче, медицина фәннәре кандидаты, табиб-хирург, ул Татарстан тарихында беренче тапкыр йөрәкне күчереп утыртуны оештырган команданың бер өлеше булды.

Татарстанда 3 февральдән башлап 12 февральгә кадәр «ЛОР-органнар авыруларын профилактикалау» дигән тематик ункөнлек уза. Бүген «Татар-Информ» МАда ункөнлеккә багышланган матбугат конференциясе узды. 

ТКҮРКПХ психологлары Роза Фәхретдинова һәм Гөлсөяр Исмәгыйлева онкологиядән терелеп килүчеләр белән чираттагы дәрес үткәрделәр һәм эчке ресурсларны арттыру турында сөйләделәр, шулай ук архитепик битлекләр ясау буенча арт-терапия техникасын күрсәттеләр.


27
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Бөек Ватан сугышы ветераны, хәрби-кыр хирургы Татьяна Андреевна Емелина 99 яшьлеген билгеләп үтте. Татарстан сәламәтлек саклау легендасының туган көне уңаеннан тантаналы очрашу Казан медицина көллиятендә узды.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы "Ел табибы - Ак чәчәкләр" премиясен үткәрү старты турында игълан итә. Премия медицина хезмәткәренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.

2020 елның 1 мартына кадәр график буенча (сишәмбе 14.00 сәгатьтән башлап 18.00 сәгатькә кадәр),Казан шәһ., Островский ур., 11/6 нчы йорт, 104 каб. адресы буенча Нигезләмә нигезендә оформить ителгән документларны җибәрергә кирәк.

 

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков ведомствоның йомгаклау коллегиясендә 2019 елда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау тармагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында сөйләде.

Түбән Кама шәһ.  «ПҮ белән БШХ» ДАССУдә тумыштан килгән сифилисны профилактикалау буенча акушер-гинекологлар һәм дерматовенерологлар арасындагы хезмәттәшлек тактикасы турында фикер алыштылар. 

28 гыйнварда «Бәйле затларның ресоциализациясе һәм хезмәт реинтеграциясе. Закон чыгару аспектлары» Республика фәнни-гамәли конференциясе булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International