ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

ТКҮРКПХнең баш табибы Габибулла Әхмәдов медицина югары уку йортларын тәмамлаучылар белән очрашты. Очрашуга медицина югары уку йортларында максатчан юнәлеш буенча белем алучы чыгарылыш курс студентлары килделәр.

РКОД абдоминаль бүлегенең табиб-онкологы Заирбек Тойчуев һәм Рафаэль Шакиров югары технологияле операция – «як якка» илеотрансверзоанастомозны экстракорпораль салу белән киңәйтелгән уң яклы гемиколэктомияне уздырдылар. 

Сигезенче ел рәттән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Федераль кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча Идарәсе һәм «Таттехмедфарм» ДУП белән берлектә КДМУ масштаблы һөнәри юнәлеш бирүче чара «Ак халатлы фәрештәләр» Медицина фестивале үткәрә.

 

Психолог Татьяна Савельева ТКҮРКПХнең кабул итү бүлмәсенең шәфкать туташларын үз хис-тойгылары белән идарә итәргә өйрәтте. Белгеч сүзләренә караганда, кабул итү бүлмәсендә эшләү аерым психологик күнекмәләр таләп итә.


30
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

БРКХнә «Сәламәтлек» һәм «Яшәү шәп» телепрограммалары җитәкчесе Елена Малышева килеп китте. 

«Шәфкатьлелек» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә килүчеләр ТАССР турында сорауларга җавап бирделәр. Түбән Кама Медицина профилактикасы үзәге белгечләреннән викторина ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иде.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан шәһ. АМЯС җитәкчелеге ашыгыч ярдәм станциясе хезмәткәрләренә өстәмә түләүләрне арттыру мөмкинлеге белән кызыксыналар. 


29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Казанда «Бәйле затларның ресоциализациясе һәм хезмәт реинтеграциясе» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе узды.

28 гыйнварда Яр Чаллы шәһ. Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. 

Казанда хезмәт өлкәсендә ВИЧ профилактикасы буенча 4 яклы килешү кысаларында инициатив төркемнең беренче утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International