ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Түбән Камада «Иң яхшы мастер-класс» дигән беренче республика конкурсы узды, анда Татарстанның барлык медицина көллиятләренең һәм медицина училищеларының профессиональ модульләре укытучылары катнашты.

Бүгенге көндә хирургия эшчәнлеге, аның үсеш перспективалары фәнни казанышларны, яңа технологияләрне һәм материалларны куллану белән тыгыз бәйләнгән. Соңгы елларда хирургиядә аз инвазив һәм эндоскопик технологияләрне кертү белән бәйле зур үзгәрешләр булды.

Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә «Акушер стационары шартларында яңа туган балаларга медицина ярдәме күрсәтүдә актуаль мәсьәләләр» темасына укыту семинары булды. 

«Чистай ҮРХ» ДАССУнең бала тудыру йортында янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр узды. Чара барышында янгын тревогасы сигналы буенча бала тудыру йортының медицина хезмәткәрләрен һәм пациентларны күнекмә эвакуацияләү уздырылды.


10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең 6нчы номерлы Шәһәр сырхауханәсендә «Демография» илкүләм проектын һәм «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру буенча республика киңәшмәсе булды.

Бүген Республика кан үзәгендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студентлары катнашында «Ярдәм кулы суз!» донор акциясе үтте.

 

КДМУда «Мин медицинада коррупциягә каршы» темасына югары һәм урта махсус медицина уку йортларының укучылары арасында иң яхшы иҗади эш буенча IX Республика конкурсының йомгакларын ясадылар. Гадәттәгечә, әлеге конкурс 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә үткәрелә.

ТР Атказанган табибы, Казан шәһ. 7нче номерлы ШКХнең шәһәр аллергология үзәге җитәкчесе Наилә Марс кызы Рәхмәтуллина озак авырудан соң вафат булды.

Татарстанда Республика медицина профилактикасы үзәге «Россия йөр!» федераль проекты кысаларында чаралар уздырды. Ул халыкка физик активлыкның файдасы турында сөйләргә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару буенча кирәкле күнекмәләр булдырырга тиеш.


9
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

«Чистай ҮРХ» ДАССУнең балалар сырхауханәсенең ел саен инвалидлар декадасына туры китерелгән бәйрәмне уздыруы күркәм традициягә әйләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International