29 ноябрьдә Казанда «Агафонов укулары-2019: йогышлар һәм соматик патология» Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең 120-еллыгына багышланган юбилей фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Яшь белгечләрне җәлеп итү өчен Идел буе федераль округының медицина югары уку йортларына бару чираты башланды.
2019 елның 1 ноябреннән башлап 20 декабренә кадәр «Татарстанның Милли проектлары – 2019» республика фотоконкурсы үткәрелә.
27 ноябрьдә Югары уку йортлары студентлары арасында «Хәрәкәт – ул тормыш» темасы буенча иң яхшы лекция материалына республика смотр-конкурсы узачак. Конкурсны оештыручылар – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУсе.
«Ел табибы – Ак чәчәкләр-2019» Республика конкурсының финалистлары Дюссельдорфка (Германия) «Германиядә һәм Нидерландта Сәламәтлек саклау: медицина хезмәтен күрсәтүне оештыру һәм медицинада инновацион технологияләр» стажировкасын узу өчен килделәр.
25-26 ноябрь көннәрендә Мәскәүдә белгечләр өчен ВИЧ-йогышына, СПИДка каршы көрәш һәм аларны профилактикалау буенча Россия хезмәте төзелүнең 30 еллыгына багышланган ВИЧ/СПИД профилактикалау һәм дәвалау буенча V Бөтенроссия юбилей форумы уза.
Яр Чаллы шәһ. КБМҮнең Перинаталь үзәгендә Халыкара әниләр көне хөрмәтенә яңа гына әни булган хатын-кызларны котладылар. Мондый якты көндә һәр әни позитивлык порциясе алырга, үз адресына җылы сүзләр һәм бәйрәм белән котлаулар ишетергә тиеш.
Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә «Әниләр көненә» багышланган бәйрәм концерты узды.
Йогышлы авырулар белән авыручыларга медик-социаль ярдәм күрсәтү үзәге «Бөгелмә ҮРХ» ДАССУ җирлегендә пациентларны кабул итә.
БРКХ җирлегендә психология буенча практик дәресләр узды. Тренингта Казан шәһ. клиниканың һәм медицина учреждениләренең психологлары һәм педагоглары катнаштылар. Узган дәресләрнең спикеры булып психология фәннәре кандидаты, коуч Владимир Есаулов чыгыш ясады.