Балалар республика клиник хастаханәсенә «Татарстан Республикасы Балалар сәламәтлек саклавының үсеше, балаларга медицина ярдәмен күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыруны кертеп» региональ проекты һәм «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында яңа җиһазлар китерелде.
2019 елның 14 ноябреннән алып 20 ноябренә кадәр Чистайда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү проблемаларына киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү, ЮТҺ нәтиҗәсендә үлем санын һәм имгәнүләрне киметү, юлда хокук бозуларга каршы тору максатларында чаралар комплексы уздырылды.
Европада кызамык белән авыручылар саны арта, Россиянең һәм Татарстанның кайбер шәһәрләрендә дә очраклар теркәлә.
«ТКҮРКПХ» ДАССУдә пациентларны планлы стационар дәвалауга җибәргәндә прививка сертификатын яисә кызамыкка каршы вакцинация булуны таныклаучы терапевттан белешмә бирүне сорыйлар. Түбән Кама хастаханәсендә бу кагыйдә узган атнада эшли башлады. Эпидемиология бүлегендә бу таләп очраклы түгел, дип аңлаталар. Әйтик, Казанда кызамык очраклары теркәлгән, дигән мәгълүмат табибларны мондый чараларга барырга мәҗбүр итте. Бу темага без эпидемиология бүлеге мөдире Вера Нурмөхәммәтова белән тулырак сөйләштек.
«Чистай ҮРХ» ДАССУнең балалар сырхауханәсендә ел саен 20 ноябрьдә билгеләнеп үтелә торган Халыкара педиатр көненә багышланган чара узды.
ВИЧ-йогышны профилактикалау айлыгы дәвам итә. 19 ноябрьдән башлап 21 ноябрьгә кадәр СПИД үзәгенең профилактика бүлеге табиб-эпидемиологлары «Яшүсмер» яшәү урыны буенча яшүсмерләр клублары берләшмәсе» дигән Казан шәһ. яшьләр сәясәтенең МБУ, «Элекон заводы» АҖ, «Казан вертолет заводы» ААҖ хезмәт коллективларында ВИЧ-йогышына экспресс тестлау белән видеолекторияләр уздырдылар.
Яр Чаллы шәһәренең «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССУдә беренче баш табиб Римма Миңнулла кызы Әхмәтова истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы узды. Бәйрәм чарасы 8-нче номерлы сырхауханәнең 40-еллыгына туры китерелгән, Сугышлар ветераннары өчен госпиталь үзенең башын аннан ала.
14 ноябрьдә Казан ДМУ җирлегендә Бөтенроссия студентлар медицина отрядлары мәктәбен ачу булды. Сәламләү сүзе белән Казан ДМУ ректоры вазыйфаларын башкаручы А.С. Созинов, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары И. Р. Фатыйхов, ТР Студентлар отрядлары ветераны А. Б. Галләмов, Идел буе федераль округының студентлар отрядлары штабы командиры В. Ф. Ислаев, шулай ук «РСО» ЯБИО (Р оссия студентлар отрядларының яшьләр бөтенроссия иҗтимагый оешмасы) Үзәк штабының студентлар медицина отрядлары җитәкчесе К. А. Сидоров чыгыш ясадылар.
Оператив тыкшынуны КФУ Университет клиникасы эндоскопик урология үзәгенең җитәкчесе, ТР атказанган табибы Айрат Беляев башкарды, ул бүген «5нче Шәһәр хастаханәсе» ДАССУнең табибы-урологлары белән тәҗрибә алмашу буенча Яр Чаллыга килде.
Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә оешма хезмәткәрләре арасында өстәл теннисы буенча турнир узды. Ярышлар башланганын көтеп тормыйча, катнашучылар актив рәвештә әгъзаларны язылдыра башлады. Турнир күңелле һәм дустанә шартларда узды. Уен барышында катнашучылар үзләренең барлык осталыкларын күрсәттеләр.