ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2014 ел
җомга
Әлки районында Казан дәүләт медицина университеты эндокринология курсы белән  госпиталь терапиясе кафедрасының киңәйгән күчмә утырышы узды.
Кафедраның профессор−укытучылар составы белән берлектә интерннар, ординаторлар һәм аспирантлар «Базарлы-Матак ҮРХ» МБССОна (баш табиб Одушкина С.В.) лекция белән бардылар. Хастаханә хезмәткәрләре каршында кафедра мөдире, м.ф.д., доцент Д.И.Абдулганиева, кафедра доценты, м.ф.д. А.Н.Максудова, кафедра ассистенты, м.ф.к. Э.Р.Кириллова чыгыш ясадылар.
Сәламәтлек саклау оешмаларын модернизацияләү республика программасы буенча Чуваш Бизнәсе авылында яңа фельдшер-акушер пункты ишекләрен ачты. Әлеге көн торак пункты өчен чын бәйрәм иде. 
Норлат районына визит кысаларында район башлыгы Равил Кузюров катнашында Адел Вафин  үзәк район сырхауханәсендә һәм акушерлык бүлегендә капиталь төзәтү эшләре белән танышты. 
«Тәтеш ҮРХ»  ДАССОның табиб-стоматологы Вавилина Людмила Михаил кызы Татарстан Президенты патронажы астында үткәрелә торган «Нечкәбил-2014» Хатын-кыз чибәрлеге республика конкурсында уңышлы чыгыш ясады. Ул Татарстан гаиләләре  Фестивалендә абсолют җиңүчеләр санына керде һәм II урын алып, ноябрь ахырында Әниләр көнендә уздырылучы конкурсның финалына чыкты.
2014нче елның 11нче сентябрендә Тәтеш муниципаль районының Чуваш Чурапаны һәм Чуваш Тайбасы авылларында модульле фельдшер-акушер пунктының тантаналы ачылышы булды. Чарада Тәтеш муниципаль районының башлыгы В.С.Чершинцев, Казан (Приволжск) Федераль университетының ректоры И.Р. Гафуров, баш табиб Р.Р.Салаватуллин белән берлектә районның медицина хезмәткәрләре, төзүчеләр, әйтеп үтелгән һәм тирә-як авылларда яшәүчеләр катнашты.
Яр Чаллы шәһәр суды карары нигезендә Яр Чаллы шәһәре яшәүчесенең Яр Чаллының филиалы «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры» Дәүләт атономиясе сәламәтлек саклау оешмасына һәм Яр Чаллы шәһәре «7нче номерлы шәһәр хастаханәсе» ДАССОна карата дәгъва таләпләрен кире кагырга.

10
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген, 10нчы сентябрьдә, Норлат районында эш сәфәре белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин булды. 
2014нче елның 10нчы сентябрендә Кайбыч муниципаль районының Кошман авылында модульле фельдшер-акушер пунктының тантаналы ачылышы булды.
 Бүген, 2014нче елның 10нчы сетябрендә, «5нче шәһәр хастаханәсе» ДАССОна эш сәфәре белән ТР ССМның баш штаттан тыш белгеч-ангионеврологы, баш Республика кан тамырлары үзәгенең җитәкчесе, м.ф.д., профессор Д.Р.Хәсәнова килде. 
Яр Чаллы шәһәренең «4нче номерлы шәһәр хастаханәсе» ДАССОнда баш табиб Лилия Хәйруллина акчалы компенсация файдасына үз сайлавын ясаган льготалы гражданнар категориясе белән аңлату эшләре алып бару кысаларында беркетелгән халык белән чираттагы очрашу үткәрде. Очрашуга ТР ССМның Яр Чаллы шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе һәм пенсия фонды белгечләре, шулай ук оешманың табиб-белгечләре чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International