ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе
10-11 октябрьләрендә «Казанның 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССО делегациясе медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары А.Ю. Анисимова һәм кабул итә торган бүлегенең мөдире Р.Р. Мостафина составында Н.В. Склифософский исемендәге Мәскәү ашыгыч ярдәм ФТИның 90-еллыгына багышланган танталарда һәм «Фәнни-практик ашыгыч ярдәм табиблар җәмгыяте» дигән Регионара иҗтимагый оешмасының 2нче корылтай эшендә катнашты.

2013 елның 7–11 октябрьләрендә  кан һәм кан компонентларының  донорлары саны 1391 кеше тәшкил итте.

Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.

Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.


9
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

2013 елның 9 октябренә «Акыл буенча артта калган балалар өчен Дәрвиш балалар интернат-йорты» ДАСХКОнан «Проф. Агафонов А.Ф. исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОна салынган балалар хәле турында мәгълүмат.

Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә 2013 елга ДПОның коррупциягә каршы чаралар планы буенча коррупциягә каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды. Утырышның рәисе – Идарә җитәкчесе Равил Хәйруллин.

8
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

7 һәм 8 октябрьдә уза торган кардиология буенча фәнни-практик конференциягә бәйләнештә Франция клиникасы белгечләре – профессор кардиолог, м.ф.д. SAMU Патрик Гольдштейн, һәм ашыгыч ярдәм һәм интенсив терапия табибы, Версальдәге клиниканың ашыгыч ярдәм бүлегенең җитәкчесе Ив Ламберт – Казанга килделәр. Визит вакытында чит ил кунаклары ТР сәламәтлекне саклау эше белән таныштылар һәм Казанның ике әйдәүче республика клиникаларын карадылар.

8 октябрьдә Гранд отельдә «Бик көчле инсульт вакытында авыруларны алып бару» дигән тема буенча Республика фәнни-практик конференциясе булды. Фәнни конференция «Сәламәтлек» Милли проектының чаралар комплексын гамәлгә ашыруга багышланган һәр ел була торган белем бирүче программалар чикләрендә узды.
2013 елның 3-4 октябрьләрендә Краснодар ш. «профессор С.В. Очаповский исемендәге 1нче номерлы край клиник хастаханәсе» ДБССОның Күкрәк хирургия үзәгенең нигезендә Европадан: Франция, Австрия, Бөек Британия, Испания һәм Россиянең күп регионнарыннан – әйдәүче экспертлар һәм торакаль хирурглар катнашуы белән «Торакаль хирургия буенча Европа мәктәбе» узды.

7
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бу ике сүз Казанның Югары медицина технологияләренең мәгариф үзәгендә октябрь башында узган конференциядә күтәрелгән проблематиканы барыннан да яхшырак сыйфатлый. Миокард инфарктын уңышлы дәвалау дәлиле буларак реперфузия алымнарын бик вакытлы һәм адекватлы сайлау, тулаем алганда госпитальгә кадәр медицина ярдәмен грамоталы оештыру – Европа һәм Россиянең әйдәүче экспертлары белән ачылган төп темалар.

«Акыл буенча артта калган балалар өчен Дәрвиш балалар интернат-йорты» ДАСХКОнан «Проф. Агафонов А.Ф. исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОна госпитальләштерелгән балалар турында 2013 елның 7 октябренә мәгълүматый белешмә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International