Шундый шигарь (девиз) белән Автоград медицина эшчеләре “Сәламәтлек 2013” спартакиадасы чикләрендә төркем ярышлары уздыруны дәвам итәләр.Узган ял көннәрендә пневматик винтовкадан ату ярышлары узды. 22 дәвалау-профилактик оешмасы үз төркемнәрен ярышта катнашу өчен чыгарып куйганар. Һәр төркем составына шәһәр сәламәтлек оешмалары башлыклары да керүен билгеләп үтү куанычлы.
Шәфкать туташы, фельдшер, акушерка хезмәтенең үз үзенчәлекләре бар, чөнки авыруларны карау – ул, беренче чиратта, гуманлыкка һәм кешеләргә мәрхәмәт итүгә нигезләнгән кеше аралашуы профессиональ осталыгы. 12 майда бөтен дөнья медицина җәмәгатьчелеге Халыкара шәфкать туташы көнен бәйрәм итә. Беренче Шәфкать туташлары мәктәбе 1890 елда оештырылган.
СПИДтан вафат булган кешеләр хәтере Дөньякүләм Көненә туры китерелгән чаралар чикләрендә Вич-инфекциягә экспресс-тестлау мобиль пунктларының эше оештырылган, махсус лекцияләр һәм укучылар һәм студентлар өчен ВИЧ-инфекциясен профилактикалау буенча видеороликлар күрсәтү белән ачык дәресләр үткәрелгән, мәгърифәтчелек әдәбияты һәм шәхси саклану чаралары өләшелгән (бөтенесе 1244 кеше катнашкан).
16 майда «Казан ярминкәсе» күргәзмә комплексында алтынчы махсуслаштырылган «Балачак дөньясы. Казан» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә кысаларында имезү, репродуктив сәламәтлек буенча халык өчен белем бирү программасы үткәрелә.
2012-2013 уку елында Татарстан Республикасында «Роналд Макдоналд йорты» Хәйрияле Фонды җирле белем бирү программасын тормышка ашыруга йомгак ясау өчен 2013 елның 15 маенда түгәрәк өстәл үткәрелде.
Бүген Кама балалар медицина үзәгенә Төркиянең медицина оешмалары җитәкчеләре делегациясе килде. ДАССО «КДМҮ» баш табибы Равил Бакиров хезмәттәшләрне балалар шифаханәсе пациентларын план буенча һәм ашыгыч тәртиптә кабул итүне оештыру белән таныштырды. Кунакларга россия җитештерүчеләренең медицина җайланмаларын күрсәттеләр.
1983 елдан бирле ел саен бөтен галәм җәмәгатьчелеге майның өченче якшәмбесендә Дөньякүләм СПИДтан үлүчеләрне искә алу көнен (алга таба - Хәтер көне) билгеләп үтә. Бу елда ул 19нчы майга туры килә. Россия Федерациясе территориясендә шушы Хәтер көненә туры китерелгән чаралар үтәчәк: ВИЧ/СПИД өлкәсендә эшләүче белгечләр һәм шулай ук бу проблемага битараф булмаганнар катнашуы белән массакүләм акцияләр, аудио-видео-роликлар тапшыру, ВИЧ-инфекциясе профилактикасы буенча фильмнар.