Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көн саен кеше гомерен саклап кала. Әмма медицина ярдәме медикларның үзләренә кирәк булган очраклар да була.
Бүген Балалар республика клиник хастаханәгә РФ атказанган фән эшлеклесе, РФА әгъза-корреспонденты, Россия Халыклар дуслыгы университетының перинатология курсы белән акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире, Россия акушер-гинекологлар җәмгыяте вице-президенты, медицина фәннәре докторы, профессор Виктор Евсеевич Радзинский килеп китте.
Бүген ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Татарстанда республика халкына ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүче 69 бүлекчә эшли.
Казанда Россия катнашында «Россиянең репродуктив потенциалы: Казан укулары» фәнни-гамәли конференция үз эшен башлап җибәрде.
Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Кардиология фәнни-тикшеренү үзәге тарафыннан эшләнгән инновацион дару препаратын гамәлгә керткәннәр, ул асылда мерцат аритмиясе вакытында дефибрилятор кулланышын алмаштырачак.
Казанның Дәрвишләр бистәсендә балалар поликлиникасы төзелеше башланды. Бу-6 нчы номерлы Шәһәр балалар поликлиникасының филиалы. Акча «Сәламәтлек саклау»милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча бүлеп бирелгән.
28 апрельдә билгеләп үтелүче ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәре көне алдыннан Казан шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме станциясе баш табибы Фәрит Галәветдинов «Махсуслаштырылган республика бала йорты»нда һәм хәйрия акциясе белән Казан хосписында булды.
Медицина хезмәткәрләре көн саен күңелсез нәтиҗәләргә китерә алырлык катлаулы очраклар белән очраша. Әмма Татарстан белгечләренең профессиональлеге татарстанлыларның йөзләгән тормышын саклап калырга мөмкинлек бирүче үз дәрәҗәсен инде берничә тапкыр раслады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм Җиңү көне уңаеннан алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.
Теләче районының Алан авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамланып килә. Типлаштырылган бина март ахырында «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә башлады. Объектның бәясе 6 млн. 766 мең сум дип бәяләнә. Бүгенге көндә эчке эшләр тәмамланган, электр, җылылык, канализация үткәрелгән.