ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм Җиңү көне уңаеннан алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.

Теләче районының Алан авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамланып килә. Типлаштырылган бина март ахырында «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә башлады. Объектның бәясе 6 млн. 766 мең сум дип бәяләнә. Бүгенге көндә эчке эшләр тәмамланган, электр, җылылык, канализация үткәрелгән.

«Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре Медсанчасте базасында профессор, Идел буе федераль округының баш штаттан тыш кардиологы, м. ф. д. А.С. Галявич, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече кардиологы, м. ф. к. З.Ф.Ким, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының гомуми табиб практикасы буенча баш штаттан тыш белгеч, м. ф. к. к. Л. И. Фейсханова катнашуында Республика кардиологлар һәм терапевтлар мәктәбенең күчмә циклы үтте.


26
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Мамадыш РҮХ сырхауханәсендә капиталь ремонт башланды. Эшләр «Сәламәтлек саклау» милли проектына кертелгән сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча алып барыла.

Кан алу пункты эшләгән көнне Әгерҗе район үзәк хастаханәдә 20 литр донор каны тапшырылды. Яр Чаллы филиалы хезмәткәрләре Әгерҗе районы донорларын кабул итте. Барлыгы 44 кеше кан бирде, шуларның 12се район хастаханәсе хезмәткәре.

Яшел Үзән РҮХнең 1нче сырхауханәсендә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча бинаны капиталь ремонтлау башланды. Акча федераль бюджеттан бүлеп бирелә.

Россия Фәннәр академиясенең педиатрия һәм балалар сәламәтлеген саклау фәнни-тикшеренү институты белгечләре Казан мәктәп укучыларын тикшерәләр. Бу инде икенче этап. Беренчесе 2017 елда үткәрелде.


25
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә югары һөнәри осталыклары, фидакарьлек һәм коронавируска каршы көрәштә зур өлеш керткәне өчен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин медицина хезмәткәрләрен бүләкләде.

Митрополит Кирилл Рус Православие Чиркәвенең медальләре белән медицина хезмәткәрләрен бүләкләде.

Казанда «Урологиядә инновацион технологияләр» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды, анда бөтен Россиядән дистәләгән урологлар катнашты. Махсус чакырылган лектор - Төркия хастаханәләр төркеменнән профессор Флоренс Найтингейл, яман шеш авырулары ассоциациясе генераль секретаре Әхмәд Тунч Оздемир.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International