ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Ел саен 29 октябрьдә Бөтендөнья инсульт белән көрәш көне билгеләп үтелә. Әлеге чараны үткәрүнең максаты – баш мие инсультлары проблемасына (профилактика, үз вакытында диагностикалау һәм медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү мәсьәләләренә) халык игътибарын җәлеп итү.  Бу чаралар кысаларында республика медицина учреждениеләренең әйдәүче белгечләре авыруның симптомнары, профилактикасы, инсульт һәм аннан соң реабилитация вакытында кирәкле чаралар турында сөйләргә тиешләр.


28
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Медицина җиһазлары белән эшләү буенча инструктаж ул – «ашыгыч ярдәм» табибларына һәм фельдшерларына яңа ашыгыч медицина ярдәме машиналарында урнаштырылган приборлар белән эшләүнең нечкәлекләрен тагын бер кат искә төшерү мөмкинлеге.

Әлмәт Кан үзәгендә «Донорлы балигъ булу көне» традицион хәйрия акциясе узды. Әле донор булмаган Әлмәт халкын кан донорлары хәрәкәте рәтләрен тулыландырырга чакырдылар. DonorSearch.org, «Татнефть» ГАҖ, «Татнефть» яшьләр оешмасы, Әлмәт шәһәренең балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе вәкилләре булышлыгында «Игелекле Әлмәт» проекты белән берлектә ТР ССМ Республика кан үзәге оештыручылар булдылар.

Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсе психологы Вероника Филиппова 15нче номерлы мәктәпнең 7нче сыйныф укучылары белән иснәүле тәмәкенең зыяны турында әңгәмә үткәрде.

«Чистай ҮРХ» ДАССУнең 2нче номерлы Шәһәр хастаханәсе сырхауханәсендә Пациентлар комитетының чираттагы утырышы булды. Исегезгә төшерәбез, Чистай район хастаханәсендә Пациентлар комитеты узган елның ноябрендә балалар сырхауханәсе җирлегендә оештырылды.

В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында иҗтимагый сәламәтлек саклау өлкәсендә сәламәтлек саклау белгечләренең квалификациясен күтәрү курсы узды. Игътибар үзәгендә – өйрәнү программаларын һәм тикшерү алымнарын эшләп чыгару.

Түбән Кама ҮРКПХдә Өченче буын университетының чираттагы дәресләре узды. Көмеш яшьтәге студентлар өчен лекцияне Түбән Каманың баш кардиологы, ТКҮРКПХнең халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Йөзем Хәмидуллина укыды.

Республика медицина профилактикасы үзәгендә Казанның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә профилактика эшен оештыру өчен җаваплы медицина хезмәткәрләре өчен белем бирү-методик семинар һәм лекторий узды.

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 7797 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1418 тапкыр.

ТКҮРКПХнең барлык бүлекләре коллективлары иртә таңнан традицион өмәгә чыктылар. Иң беренче бурыч – территорияне коелган яфраклардан җыештыру, шулай ук чүп-чар җыю һәм, һәрвакыттагыча, көне буена күтәренке кәеф алу.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International