Теләче муниципаль районының Югары Кибәхуҗа авылында модульле ФАП ачылачак. Ачылу тантанасы 6 декабрьдә 10.00 сәгатьтә булачак.
Конференция гадәттәгечә ИБФОның балалар сәламәтлек саклау белгечләренең һөнәри үсеше өчен, авыруларны диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалау буенча Россиянең төрле төбәкләреннән коллегаларының алдынгы тәҗрибәсен тарату мәйданчыгы булып тора.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Е. Ю.Малинникова эш сәфәре кысаларында профессор А. Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә килеп китте.
2018 елның 12 декабрендә 14.00 сәгатьтән башлап 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Казан шәһ., Островский ур., 11/6 йорт
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:
мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль программасын үз эченә алган гражданнарга медицина ярдәмен түләүсез күрсәтү гарантияләре; Татарстан Республикасы медицина оешмаларында Татарстан Республикасы халкына беренчел медицина-санитария ярдәмен, махсуслаштырылган, шул исәптән югары технологияле, медицина ярдәмен, ашыгыч, шул исәптән ашыгыч махсуслаштырылган, медицина ярдәмен һәм паллиатив медицина ярдәмен күрсәтү; медицина ярдәме күрсәткәндә дару препаратлары, дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктлары, медицина эшләнмәләре, дезинфекция, дезинсекция һәм дератизация чаралары белән тәэмин итү.
Кабул итүгә алдан язылу (843) 231-79-20, 231-79-87 телефон номерлары буенча башкарыла.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенең 2нче номерлы ортопедия бүлеге травматологлары-ортопедлары Implantcast (Германия) компаниясе белән хезмәттәшлектә Recartic мини-протезы белән бот сөягенең зарарланган кимерчәкле чыгырлы өслеген реконструкцияләү буенча оператив катнашуны үткәрделәр.
Өченче буын Университетында ВИЧ-йогышны һәм СПИДны профилактикалау турында лекция белән ТКҮРКХ эпидемиологы Вера Нурмөхәммәтова чыгыш ясады. «Күп кенә ВИЧ-уңай авыручылар үзләренең сәламәт булуларына ышаналар. Авыру турында бары 3 айдан гына белергә була, бу вакыт эчендә кеше йоктыра ала бер җенси партнерны гына түгел, тегеләре башкаларны йоктыралар һәм алга таба чылбыр буенча », – дип билгеләп үтте ул. Белгеч зарарлануның өч ысулы – җенси, кан аша һәм анадан балага зарарлану турында искә төшерде. Көнкүреш тормышта, мәсәлән, сөлге аша яки үбешү вакытында зарарланырга мөмкин түгел.
Атна эчендә Казанның ашыгыч хезмәт табиблары кеше коткарырга 8424 тапкыр чыктылар, аларның җәмәгать урыннарына – 1062 чакыру. 889 тапкыр медиклар бәхетсез очракларга чыктылар, алар арасында ЮТҺгә – 43 тапкыр. Шушы ЮТҺдә 53 кеше зыян күрде, 29 кеше дәвалау учреждениеләренә тапшырылды. Янгыннарга медиклар 16 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән табиблар 83 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6629 чакыру үтәлде, аларның 68 чакыру – көчле миокард инфаркты буенча,179 – баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы буенча.
Әлмәттә «Клиник неврологиянең чик буе мәсьәләләре» дигән муниципальара дисциплинарара семинар узды. Укулар Әлмәт ҮРХнең, Азнакайның, Баулының, Бөгелмәнең, Лениногорскның, Чирмешәнең һәм Урыссуның гомуми практика табиблары, неврологлары, терапевтлары, реабилитологлары өчен, шулай ук «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенең табиблары өчен уздырылды.
Клиника директоры Илдар Закиров җитәкчелегендә БРКХ делегациясе Әстерхан шәһәренең Федераль йөрәк-кан тамырлары хирургиясе үзәгенә килеп киттеләр.
«Чистай ҮРХ» ДАССУнең табибы-эпидемиологы «Чистай күп профильле көллияте» ДАҺББУ һәм «Чистай медицина училищесы» ДАҺББУ студентлары белән очрашу үткәрде. Укучылар белән берлектә йогышның таралу юллары һәм профилактика ысуллары аталды, шулай ук шәһәрдә һәм районда ВИЧ-йогышы белән авыручылар саны буенча эпидемиологик хәл күрсәткечләре каралды.