ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанның 7нче номерлы ШКХдә орган донорлыгының оештыру һәм гамәли аспектлары турында фикер алышалар. Әлеге семинар терминаль стадиядә трансплантация ысулы белән бавырның диффуз һәм учакчыл авырулары булган пациентларга югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтү сыйфатын арттыру максаты белән үткәрелә.

Яшел Үзән РҮХдә «Коррупция – җәмгыять мәсьәләсе» темасына түгәрәк өстәл прокуратураның, тикшерү комитетының, Яшел Үзән муниципаль районының массакүләм мәгълүмат чараларының һәм коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссиянең вәкилләре катнашуы белән узды.

Әлмәт  Бөтендөнья СПИД белән көрәшү көненә туры китерелгән Бөтенроссия «ВИЧ/СПИД тукта!» акциясенә кушылды. Тимирясов исемендәге КИИның Әлмәт филиалы җирлегендә район хезмәтләренең җитәкчеләре һәм «Яңа гасыр» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы катнашулары белән дискуссия, шулай ук студентлар өчен интерактив мәйданчык узды.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Е. Ю.Малинникова эш сәфәре кысаларында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков белән очрашты.


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Татьяна Яковлева Татарстан Республикасына рәсми визит кысаларында КДМУна килеп китте.

Казан студентлары «Могҗиза эшлә!» донор акциясендә катнаштылар. Акция Республика кан үзәге, КДМУ һәм «Россия студентлар отрядлары»  яшьләр иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге арасында Социаль хезмәттәшлек турында өч яклы килешү кысаларында узды. Кан донациясенде 147 студент катнашты, нәтиҗәдә куп гомерләрне саклап калу очен 75 литрга якын кан әзерләнде.

Иннополис шәһәрендә яшәүче 35 яшьлек кешенең үлем факты буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының төрле дәрәҗәдәге белгечләр катнашуы белән эчке ведомство тикшерүе үткәрелә. Бу хәл турында Татарстан Президенты Р. Н. Миңнеханов хәбәр ителде. Рөстәм Миңнеханов мәсьәләне үз контроленә куйды.

Тешләрне ничек дөрес итеп карау турында Түбән Каманың Өченче яшь университеты студентларына сөйләделәр.


4
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 4 декабрендә Казанда «Йогышлы патологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән Идел буе федераль округының III Регионара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Әлеге конференциянең мөһим үзенчәлеге – Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан кызыксынучы белгечләр катнашуы.

Түбән Камага эш визиты белән ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков килеп китте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International