ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Казанда халыкара катнашу белән С.С. Зимницкий исемендәге  I Бөтенроссия клиник медицина конгрессы ачылды. Конгресс Казан университетының атказанган профессоры, СССРның дөньякүләм танылган иң эре клиницисты С. С. Зимницкийның тууына 145 ел тулуга багышланган. Семён Семёнович – 1920 елда табибларны камилләштерү өчен Казан институтын (ГИДУВ)  оештыручыларның берсе, Татариядә үз милли кадрлар булдыруының инициаторы булды. Галимгә нефрологик тикшеренүләр, гастроэнтерология, пульмонология, йогышлы авырулар өлкәсендә фундаменталь эшләр гомуми танылу һәм дөньякүләм мәшһүрлек китерделәр.

8 декабрьдә 6-нчы номерлы шәһәр поликлиникасы онкология диспансеры белән берлектә оештырылган «Яр Чаллы сөт бизенең яман шешенә каршы» акциясендә 280-дән артык хатын-кыз катнашты. Ультратавыш тикшерүен 90 кеше, маммографияне 71 кеше узды. Нәтиҗәдә, медицина хезмәткәрләре сөт бизе патологиясенең 28 очрагын ачыклады, шуларның 4се – күкрәкнең яман шеше очрагы. Нәтиҗәләр ахыргы түгел, чөнки хәзерге вакытта маммограф белән ясалган сурәтләрне эшкәртү дәвам итә. Атна дәвамында күрсәтмәләр буенча маммография тагын 42 хатын-кызга эшләнәчәк.

«Яр Чаллы сөт бизенең яман шешенә каршы» акциясенең максаты – сөт бизенең онкологик авыруларын иртә ачыклау. Тикшеренүгә быел тикшерелмәгән 40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар чакырыла. Тикшерү түләүсез.

Чираттагы акция поликлиникада 15 декабрьдә узачак. Үзең белән паспорт һәм медицина полисын алып барырга кирәк. Белешмәләр һәм язылу өчен телефоннар: 51-50-50, 58-54-87.

БРКХдә табиблар стоматологлар һәм табиблар анестезиологлар тарафыннан Самара өлкәсеннән  йөрәк кимчелеге диагнозы белән 6-яшьлек балага наркоз астында тешләрне уникаль дәвалау үткәрелде.


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Казан шәһәренең «Сугыш ветераннары өчен госпитальнең» белгечләре Кама Тамагы районында профилактик тикшерүләр үткәрделәр. Хирург, невролог, кардиолог һәм терапевт катнашуларында күчмә бригада 41 пациентны карап чыкты һәм амбулатор дәвалауны билгеләде.

Соңгы ике елда 37 яшь белгеч Азнакай үзәк район хастаханәсенә эшкә алынды.

2018 елның 11 декабрендә Казанда халыкара катнашу белән С.С. Зимницкий исемендәге  I Бөтенроссия клиник медицина конгрессы узачак. Бөтен Россиядән төрле белгечләрнең 1000нән артык табиб эчке авыруларның актуаль мәсьәләләре турында уйлашу һәм теория һәм практика буенча фикер алышу өчен Казанга җыелачаклар.

Атна эчендә Казанның  ашыгыч хезмәт табиблары кеше коткарырга 8891 тапкыр чыктылар, аларның җәмәгать урыннарына – 1333 чакыру. 916 тапкыр медиклар бәхетсез очракларга чыктылар, алар арасында ЮТҺгә – 66 тапкыр. Шушы ЮТҺдә 60 кеше зыян күрде, 33 кеше дәвалау учреждениеләренә тапшырылды. Янгыннарга медиклар 22 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән табиблар 70 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6991 чакыру үтәлде, аларның 72 чакыру – көчле миокард инфаркты буенча,180 –  баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы буенча.


7
декабрь, 2018 ел
җомга

Актаныш районында участок терапевтлары һәм гомуми практика табиблары сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тереклек эшчәнлеген чикләү билгеләрен ачыклау максаты белән медицина тикшерүләрен үткәрделәр.


6
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Алексеевск муниципаль районының Кыр Шынталысы саласында модульле фельдшер-акушерлык пунктының төзелеше тәмамланды. ФАП ачылуы тантанасында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков, Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов һәм  Алексеевск ҮРХнең баш табибы Илдар Фәхрутдинов катнаштылар.

Республика медицина профилактикасы үзәгенең белгечләре күз авыруларын икенчел профилактикалау турында сөйләделәр. Очрашу күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Республика махсус китапханәсендә инвалидлар декадасы чикләрендә узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International