ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында иң яхшы видеоролик авторын сайладылар.

Түбән Камада хроник авырулы пациентлар өчен сәламәтлек мәктәпләрендә дәресләр башланды. Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләр өчен беренче лекция Түбән Кама Үзәк район күп профильле хастаханәнең 1нче номерлы сырхауханәсендә узды.

«Чистай РҮХ» ДАССУның балалар сырхауханәсенә балалар халкына медицина ярдәмен оештыру өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максаты белән Яшел Үзән Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Денис Лупаков, Яшел Үзән РҮХнең баш табибы Татьяна Сабурская, баш табиб урынбасары Елена Тверскова килде


15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Балтач Үзәк район хастаханәсендә 2020 елда сәламәтлек саклау оешмаларының эш йомгакларына багышланган киңәйтелгән медицина советы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыйков, Дәүләт Советы депутаты Камил Әсхәт улы Нугаев һәм Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин, табиб-белгечләр, фельдшерлар, шәфкать туташлары һәм административ персонал катнашты.

Бу атнадан башлап татарстанлылар ял көннәрендә яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясый ала. Шулай итеп, Казанның 20нче  шәһәр сырхауханәсендә бүген 85 кеше прививка ясатырга өлгергән инде. Прививкалар ясау кабинеты биредә ял көннәрендә 10дан 14 сәгатькә кадәр эшли.

Татарстан Республикасы башкаласыннан 11 яшьлек кызны яшәү урыны буенча сырхауханәдә оториноларинголог күзәткән иде. Кызның еш кына эренле урта колак отиты булган һәм ишетү сәләте кимегән.

«Чистай РҮХ» ДАССУның медицина советының йомгаклау хисап утырышында 2020 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар һәм 2021 елга бурычлар билгеләделәр.


13
февраль, 2021 ел
шимбә

Иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге сәламәт яшәү рәвеше турында лекцияләр үткәрүне дәвам итә. Узган ел катлаулы эпидемик вазгыять булу сәбәпле, лекцияләр укылмады, ноябрьдән бу эш торгызылды. Бу вакыт эчендә 1100дән артык кеше – мәктәп укучылары, студентлар, тәрбиячеләр, укытучылар, оешма һәм социаль учреждениеләр хезмәткәрләре, шулай ук «Милосердие» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр-төрле юнәлештәге 50 лекция тыңлады.

Туберкулезга каршы диспансерның узган елгы эшенә йомгак ясалды. Утырыш республика туберкулезга каршы клиник диспансерның баш табибы Алексей Алексеев, сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев һәм Россия кулланучылар күзәтчелеге җитәкчесе урынбасары Лилия Нестерова катнашында узды.


12
февраль, 2021 ел
җомга

Түбән Кама үзәк хастаханәсендә Өченче буын университеты курсларының берсе – «Медицина белеме нигезләре» башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International