ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2021 ел
җомга

Түбән Каманың 2нче балалар поликлиникасының табиб-педиатры Шәйдуллина Миңсылу Зиатдин кызы 75 яшен билгеләп үтә.

Яр Чаллы шәһәренең 3нче номерлы Балалар шәһәр сырхауханәсендә 2020 елда шәһәрнең социаль-икътисадый үсеше йомгаклары хакында хезмәт коллективы белән очрашу булды. Очрашуда ТР ССМ Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Айгөл Борһанова һәм сәламәтлек саклау профсоюзларының шәһәр оешмасы рәисе Любовь Ховрычева катнашты.

Казанның 21нче номерлы шәһәр сырхауханәсендә киңәйтелгән медицина советы булды, утырышта эш йомгакларын ясалды һәм 2021 елга максатлар билгеләнде.


11
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Казанда СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш буенча республика үзәгенең йомгаклау медицина советы утырышы узды, утырышта 2020 елдагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалды һәм 2021 елга бурычлар билгеләнде.

2021 елның 12 февралендә 18: 00 сәгатьтә YouTube-каналда «Здоровье просто» проектының чираттагы туры эфиры узачак. Аралашу «Алкоголь бәйлелек һәм гаилә» темасына барачак.

Мамадыш муниципаль районының Омар авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.  ФАП эше белән Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, «Омара» агрофирмасы ҖЧҖ генераль директоры Тәлгать Абдуллин һәм Мамадыш үзәк район хастаханәсе баш табибы Дамир Хаҗиев танышты.


10
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Казанның беренче балалар хастаханәсе баш табибы вазифасына Владимир Сергеевич Филатов билгеләнде.

Түбән Кама кан үзәгендә "Андрей. Иртәгә дә көн булсын" халыкара яман шешкә каршы көрәш көненә багышланган акция үтте. Акциянең төп максаты-паллиатив пациентларга кан әзерләү.


9
февраль, 2021 ел
сишәмбе

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков медицина хезмәткәрләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды. Министр Татарстан медикларына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм эшләрендә уңышлар теләде.

9 февральдә Иҗтимагый палатада «Коронавируска каршы прививкалар турында 100 һәм 1 миф» темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Утырышта «кызыл зонадан» эпидемиологлар, инфекционистлар, табиблар, галим-вирусологлар, генетиклар, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР буенча Роспотребнадзор вәкилләре, юристлар, шулай ук  COVID-19 вакцинациясенә каршы чыгыш ясаучы хәрәкәт вәкилләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International