ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Инфаркт, инсульт, баш мие яисә аяк атеросклерозы кичергән Татарстан халкының туганнарын генетик тест узарга чакыралар. Әгәр гаиләдә 55 яшькә кадәр ир-ат яки 60 яшькә кадәрге хатын-кыз бар икән һәм алар югарыда аталган авыруларның берсен кичергән булса, нәсел гиперхолестериниясе булмауны ачыкларга кирәк.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе хезмәткәрләре «батырлык тартмасы» акциясендә катнашты. Уенчыклар белән тартманы алар Балалар Республика клиник хастаханәсенә тапшырды.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинацияне республиканың ерак торак пунктларында үткәрә башладылар. Прививканы хәзер күчмә сырхауханәдә диспансеризацияне узуга ук ясарга мөмкин булачак.


8
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Травматологлар бу көннәрдә пациентлар саны күбәер дип фаразлый - кискен суыклар башланып, юлларда бозлавык хасил булган. Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәнең травматология пункты мөдире Андрей Аркадьев шәһәрлеләргә урамда максималь сак йөрергә киңәш итә.

2020 елда перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсенә 17 яшь белгеч эшкә килде. Яшь белгечләрнең берсе - табиб-травматолог-ортопед Топчубек Макамбаев.

Татарстанда барлыгы 21 мең 245 кеше вакцинацияләнгән. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары-Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков билгеләп үткәнчә, Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинация ясау өчен 100 прививка пункты оештырылачак.


5
февраль, 2021 ел
җомга

4 февральдә Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнне Чистай РҮХ сырхауханәсенең хезмәткәрләре медицина училищесының волонтерлары белән бергә гражданнарга яман шешләрне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару кирәклеге турында искәртте

Тукай үзәк район хастаханәсендә 2020 елга йомгак ясап, медицина советы узды. Тукай районы сәламәтлек саклау эшчәнлегенең йомгаклары турында  «Тукай РҮХ» ДАССУның баш табибы вазыйфаларын башкаручы Гессер Наилә Камил кызы чыгыш ясады. 2020 елның 1 июненнән башлап оештырылган вакытлы йогышлы госпиталь эшенә анализ тәкъдим ителде.

Табиб-оториноларинголог Искәндәр Илнур улы Мөбарәкшин 67 яшьлек пациентны үлемнән коткарды, табиб әбинең бугазыннан гадәти булмаган әйбер чыгарды.

Республика клиник онкология диспансеры Яр Чаллы филиалының радиотерапия бүлеге мөдире Ришат Шәүкәт улы Котдусов белән әңгәмә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International