Вакцинацияләү кампаниясе дәвам итә. Коронавирус инфекциясеннән прививканы яшәү урыны буенча сырхауханәдә ясарга мөмкин, шулай ук түбәнкамалылар өчен җәмәгать һәм сәүдә үзәкләрендә, КФҮдә, базарда һәм башка урыннарда мобиль пунктлар ачылды.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү, төзекләндерү, капиталь ремонтлау, медицина җиһазлары белән тәэмин итү буенча башкарылган эшләр хакында Казанда узган матбугат очрашуында сөйләде.
Түбән Кама Перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсенең 1нче хирургия бүлеге мөдире, ТР ССМ ТКМР буенча сәламәтлек саклау идарәсе баш балалар хирургы Алексей Спиридонов:
"Вак ташлар, кадаклар, батарейкалар, тәңкәләр — балалар ниләр генә йотмый. Күңелсез статистик мәгълүматларга караганда, ел саен дистәләгән миллион чит предметлар сулыш юлларына, ашказаны-эчәк трактына, ишетү юлларына, шулай ук борын йөрешләренә эләгә. Чит предметларның 80-90% ы проблемаларсыз алуына яки организмнан табигый рәвештә чыгуына карамастан, ел саен дөньяның алдынгы илләрендә әлеге патологиядән ике меңгә якын кеше үлә".
Фондның башкарма директоры Екатерина Бартош җитәкчелегендәге делегация эш визиты белән яңа балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгендә булды.
28 июльдән 30 июльгә кадәр Казанда «Россия-Ислам дөньясы: Kazan Summit 2021» XII Халыкара икътисади саммит узачак. Саммит кысаларында Россия Федерациясе Мөселманнары Диния нәзарәте «COVID-19 шартларында Медицина» сессиясе узачак. Сессиядә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков чыгыш ясаячак.
Республика клиник хастаханәсенең белем бирү үзәгендә Республика һәлакәтләр медицинасы үзәген булдыруның 30 еллыгына багышланган җыелыш узды.
"Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар! Казан Изге Ана иконасы соборын изгеләндерү уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез. Яңадан торгызылган соборны ачу - рухи шатлык һәм яңарыш символы".
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне изге Корбан бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен 2021 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча җәмәгать контроле буенча ведомство тарафыннан сынау проектын гамәлгә ашыру буенча экспертлар төркеме утырышы булды.
Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов «Спутник-V» вакцинасының беренче компонентын ясатты.