2020 елның 14 декабренә планлаштырылган Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне эпидемиологик хәлнең тотрыклануына кадәр күчерелә.
Кама балалар медицина үзәгенең кадрлар бүлеге хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан оештырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсендә катнаштылар. Чара «Нур»яшьләр үзәгендә узды.
2 һәм 3 декабрьдә «Идел буе федераль округында Педиатрия һәм балалар хирургиясе» XVII Россия конгрессы узды. Бу чарадан трансляция Казаннан алып барылды. Конгресс 17 нче тапкыр һәм беренче тапкыр on-line режимда үтә.
ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм сәламәтлек саклау үсешенә өлеш керткән өчен шин үзәкләре челтәре хуҗалары – Ренат Бәдретдиновка һәм Рөстәм Бәдретдиновка Рәхмәт белдерде.
2-3 декабрьдә Казан шәһәрендә #СледуйЗаМной! #Яответственнойдонор! Бөтенроссия акциясе үтте.
2020 елның 11 декабрендә 14 сәгатьтә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында ТР ССМ карамагындагы Иҗтимагый совет утырышы чикләрендә 2021 елга ведомствоның максатлары һәм бурычлары турында җәмәгатьчелек фикер алышуы булачак.
Ике көн дәвамында, 2 һәм 3 декабрьдә, Республика кан үзәгендә "Миңа ияр!Мин җаваплы донор" («Следуй за мной! #ЯОтветственныйДонор») акциясе узды.
2020 елның 3 декабрендә Балык Бистәсе муниципаль районының Троицкий Урай авылында «Сәламәтлек саклау»милли проектының федераль программасы кысаларында төзелгән яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды.
Татарстанда 2021 елга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының өстенлекле максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча тавыш бирү тәмамланды. Анда 16 меңнән артык кеше катнашты.
Чистай РҮХ Балалар сырхауханәсенең инвалидлар декадасына багышланган ел саен бәйрәм үткәрүе күркәм традициягә әверелде. Әйтик, 2020 елның 2 декабрендә «Һәрвакыт бергә» бәйрәменә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти-әниләре җыелды.