ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында В.А. Алмазов исемендәге Милли медицина тикшеренү үзәгенең җитәкчеләре белән киңәшмә узды.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин Балалар республика клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зыятдиновка өстәмә медицина җиһазлары алырга сертификат тапшырды.

29 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Казанда ел саен үтә торган Россия кардиологларның илкүләм конгрессы уза. Чара онлайн форматта үтә. Форумга 10 меңгә якын табиб онлайн тоташа ала.

Дустанә эш визиты белән Бурятия Республикасының Улан-Удэ шәһәре медицина оешмаларының вәкилләре Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенә килде.

Гөлүсә Әбделхәдәй кызы Фәйзуллина-Түбән Кама РҮХнең 1нче номерлы поликлиникасының көндезге стационарының хезмәт бүлмәләрен җыештыручы. Гөлүсә Әбелхәдәевна 66 яшендә автомобиль йөртә, бакчада мул уңыш һәм чәчәкләр үстерә, яраткан шөгыленә – бәйләүгә вакыт таба.

Түбән Кама РҮХнең кардиологлары бу орган турында барысын да белә. Алар бит үз һөнәрләрен йөрәкләре белән сайлаганнар!


28
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан мәктәпләрендә COVID-19 авыруы куркынычлары минимумга җиткерелгән. Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич, Казан шәһәре Думасы депутаты Рафаэль Шәвәлиев һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Алексеевск районының белем бирү учреждениеләрен караганнан соң шундый нәтиҗәгә килделәр.


25
сентябрь, 2020 ел
җомга

2020 елның 24 сентябрендә Республика медицина профилактикасы үзәгенә дустанә визит белән «Владивосток клиник-диагностика үзәге» ДАССУның баш табибы А.А. Кабиева булды.

81 яшендә сәламәтлек саклау тармагы ветераны Нил Габидин улы Хәлфиев вафат булды.

Үт юлыннан ташны һәм ялкынсынган үт куыгын Спас РҮХ хирурглары район хастаханәсе шартларында беренче тапкыр лапароскопик ысул белән – тишем ясап чыгардылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International