15 августта Казанда проф. А. Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы территориясендә Валерий Гергиев җитәкчелегендәге Мария театры симфоник оркестрының хәйрия концерты булачак. Чараны Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы оештыра.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Бөгелмә үзәк район хастаханәсе» ДАССУның баш табибы вазыйфасына Иванов Александр Иванович билгеләнде.
28 нче май көнне Татарстан Республикасының Әлмәт районы Ирекле авылында бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә бала 85% мәйданлы ялкынлы пешү алган.
Татарстанда, республиканың төньяк-көнчыгыш районнарында сабыйлар арасындагы үлемнәрне киметү буенча чараларны координацияләү кысаларында, КБМҮдә эш визиты белән Елена Игнашина җитәкчелегендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре, шулай ук БРКХ һәм РКХдән табиблары булды.
13 августта ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев Лениногорск үзәк район хастаханәсенең яңа баш табибны тәкъдим итте. Бу вазифага ТР Атказанган табибы - Рим Риф улы Әмиров билгеләнде.
Статистика мәгълүматларына караганда, балалар арасында калкансыман биз проблемалары булган пациентлар саны арта.
Иннополисның медицина үзәгендә коронавирус кичергән пациентлар тернәкләндерү курсларын уза ала. Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе каршындагы Иннополисның медицина үзәге COVID-19, шулай ук пневмония белән авырган пациентларга реабилитация процедураларын үткәрә башлады.
2020 елның 25 июлендә Мамадыш РҮХдә уникаль «ретроград холангиопанкреатография» (РХПГ ПСТ) эндоскопик операция уздырылды. Әлеге операция бары тик республика учреждениеләре шартларында гына башкарыла, Мамадыш РҮХдә мондый төр операция беренче тапкыр башкарылды.
Республика клиник хастаханәсенә Татарстанның Балтач районыннан авырлы хатын-кыз эч авыртуына зарарланып, мөрәҗәгать итә. МРТ рәсемендә табиблар карандагы бала үсешенә комаучалый торган шеш күрә.
Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Салагай Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов озатуында үзәк төзелешендә булды.