ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Казан шәһ. «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» ДАССУдә йомгаклау медицина советы узды.

«Теләче ҮРХ» ДАССУдә 2019 ел йомгаклары буенча медицина киңәшмәсе булды.

Норлатта Норлат муниципаль районы һәм Норлат шәһәре башлыгы урынбасары И.Р. Әхмәтҗанов катнашында йомгаклау медицина советы булды.

 

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев эш визиты белән Чирмешән районына бардылар. Республика ведомстволары җитәкчеләре белән район башлыгы Фердинат Дәүләтшин очрашты.

 

Йомгаклау медицина советы Актаныш ҮРХдә узды. Утырышта Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, Яр Чаллы шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе урынбасары Айгөл Борһанова, РКХ баш табибы урынбасары Айдар Баһаветдинов, хастаханә хезмәткәрләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаштылар.

РФ һәм ТР атказанган табибы, РМТФА академигы, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты Ростислав Иванович Туишев бүгенге әңгәмәбезнең герое булды.

Яр Чаллы шәһәренең «6 нчы номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССУдә 2019 ел эчендә эшчәнлеккә йомгак ясадылар һәм 2020 елга бурычлар билгеләделәр. Киңәшмә эшендә Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев һәм ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнаштылар.


17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

15 февральдә операцион шәфкать туташы көне узды. Аларны операция бүлмәсенең хуҗабикәләре һәм күңеле, дип атыйлар, ә табиблар үзләре операцион шәфкать туташлары – хирургның икенче хатыны, дип шаярталар. Алар операция бүлмәсенең бригадасын, пациентны, стерильлекне күзәтәләр һәм хирургны сүзсез генә аңлыйлар. Бәйрәм алдыннан без эш нечкәлекләре турында ТКҮРКПХнең операция бүлегенең операцион шәфкать туташы Әлфия Закарьян кызы Миннегулова белән сөйләштек.

«Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУдә «2019 елда эшчәнлек йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында» Медицина советының киңәйтелгән утырышы булды.

21 нче номерлы Шәһәр сырхауханәсендә медицина советы утырышы узды, анда 2019 елда учреждениенең эшчәнлегенә йомгаклар ясалды һәм 2020 елга приоритет бурычлар билгеләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International