ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 8925 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 993 тапкыр. Бәхетсезлек очракларына табиблар 787 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 32 тапкыр. 


9
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллының КБМҮдә Татарстан Республикасында даими яшәүче, җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан артмаган яңа туган балалары булган гаиләләр өчен билгеләнгән беренче бүләк комплектын бирделәр. Хәмидуллиннар гаиләсе сабый җыелмасына ия булды.

Республика клиник хастаханәсенең гемодиализ бүлеге мөдире, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының канны бөердән тыш  алымнар буенча чистартуның баш штаттан тыш баш белгече Гатиятуллин Наил Рафис улы Яшел Үзән шәһәрендә "ФармГрупп" ҖЧҖнең амбулатор диализ үзәген ачу тантанасында катнашты. 

9 гыйнвардан башлап 18 гыйнварга кадәр республиканың медицина учреждениеләрендә кышкы чорда травматизмны профилактикалау буенча тематик ункөнлек үткәрелә.

Яңа ел каникуллары көннәрендә Татарстан Республикасының бала тудыру йортларында яңа туган балаларны тантаналы чыгару узды.


30
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!

Яңа ел алдыннан РКОДның гомуми, кичектергесез һәм паллиатив онкология бүлеге табиб-онкологлары Әмир Вәлиев, Наил Сәйфуллин һәм ОАРиТ №2 мөдире, табиб анестезиолог-реаниматолог Камил Садыйков катлаулы 2 этаплы операция – in situ split бавыр резекциясе үткәрделәр.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында коррупциягә каршы тору буенча ТР сәламәтлек саклау министры каршындагы комиссия утырышы узды.

Түбән Камада ПҮ белән БШХ җирлегендә яңа компьютер томографы эшли башлады. Хәзер шәһәрнең һәм районның өлкән һәм кечкенә кешеләре, башка шәһәрләргә бармыйча, тикшерү уза алачаклар.

 

 

РКХ Перинаталь үзәгенең яңа туган балаларны реанимацияләү бүлегенең югары категорияле табиб-реаниматологы Сапаркина Ирина Георгиевна һәр якшәмбе яңа туган балаларның ата-аналары өчен лекцияләр үткәрә. Ул җитлекми туган балаларны карау турында сөйли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International