ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков һәм ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин бүген эш визиты белән Чистай муниципаль районында булдылар. Татарстан ведомстволары башлыклары «Чистай ҮРХ» ДАССУнең стационарында капиталь ремонт барышы белән таныштылар һәм дәвалау учреждениесенең яңартуын тәмамлау буенча мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

ТР Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков Әлмәт дәвалау учреждениеләренең эше белән танышты. Шәһәр сырхауханәләрендә һәм Түбән Мактамада «Демография» милли проектының «Өлкән буын» региональ проектын тормышка ашыру чикләрендә ачылган гериатрия кабинетлары эшенә аерым игътибар бирелде.

«Чистай ҮРХ» ДАССУнең стационары җирлегендә «Бактерияләргә каршы терапияне сайлауда рациональ якын килү» районара семинары узды. 

ТКҮРКПХнең Сәламәтлек үзәгендә территориаль иҗтимагый үзидарә советлары рәисләре өчен экскурсия булды. 


13
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

1979 елның ноябрендә Ямашев проспекты, 48 йорт адресы буенча Ленин районының 19 нчы номерлы яңа балалар сырхауханәсе ачылды. Ул чорда 39 кварталда интенсив төзелеш барды, шуңа бәйле рәвештә яңа балалар сырхауханәсен ачу кирәклеге туды.

«Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ белгечләре күз авырулары барлыкка килү ихтималын минимумга җиткерү өчен түбәндәге киңәшләрне үтәргә киңәш итәләр.

Бөек Ватан сугышында катнашкан, медицина хезмәте ветераны, СССР Сәламәтлек саклау отличнигы Габделбари Габдрәхимов 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул 1924 елның 13 ноябрендә Тайсуган авылында туган.

Казан шәһәренең Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары мәктәпләре укытучылары өчен мәгариф һәм сәламәтлек турында семинар-киңәшмә «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУнең гигиена тәрбиясе һәм сәламәт яшәү рәвеше бүлеге оештырды.

Төзүчеләр поселогында яшәүчеләр кан басымын һәм шикәр канын тикшерделәр, шулай ук «Сәламәт поселок» акциясе чикләрендә кардиологның һәм онкологның консультацияләрен алдылар.

Табиб гематолог, КДМУ ГТП кафедрасының ассистенты, тромбоз һәм гемостаз буенча Милли ассоциациянең әгъзасы, Казан шәһ. медицина фәннәре кандидаты Светлана Сафиуллина Түбән Кама шәһ. «ПҮ белән БШХ» ДАССУнең медиклары белән үзенең тәҗрибәсе һәм практик киңәшләре белән уртаклашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International